Россия табиблары депрессиягә каршы мобиль кушымта ясаган

Бүген Россия табиблары күңел төшенкелегендәге кешеләргә ярдәм итү һәм диагностика өчен «АнтиДепрессия» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га Психик сәламәтлекне саклау берлеге президенты Наталья Треушникова сөйләде.

«АнтиДепрессия» мобиль кушымтасын бөтен кеше куллана ала. Әлбәттә, ул депрессиядәге кешегә клиник дәвалау таләп ителмәгән очрак өчен каралган. Анда һәр кешегә үзендә депрессия бармы икәнлеген аңлау һәм булган очракта ни дәрәҗәдә икәнен белү өчен диагностик сораштыру бар. Анда тренинг техникасы да, тавыш һәм визуаль инструкцияләр, кәеф китү яки депрессия вакытын уздырырга өйрәтү моментлары да бар», – дип сөйләде белгеч.

«АнтиДепрессия»не психологлар, психиатрлар һәм Психик сәламәтлек саклау берлеге командасы эшләгән. Бу үз-үзеңә ярдәм итү буенча кушымталар сериясен дәвам итү булып тора.

Табиблар командасы «Антипаника Lite» һәм «АнтипаникаРго» кушымталарын чыгарды инде. Беренчесе бөтен кешегә исәпләнгән, икенчесе паника һөҗүмле кешеләргә юнәлдерелгән. Тагы да профессиональрәк булган кушымта фаразына бераз абонент хакы түләү бар.

Барлык кушымталарны да App Store һәм Google Play платформаларыннан кулланып була.


Фикер өстәү