Россиядә ОСАГОның уртача бәясе 15 процентка артырга мөмкин

Россия автоиминиятчеләр берлегендә (РСА) ОСАГО полисының уртача бәясе арта дип фаразлыйлар. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә оешманың башкарма директоры Евгений Уфимцев хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Тормыш һәм сәламәтлеккә зыян өчен түләү лимитын 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр арттырганнан соң, бәяләр 15 процентка артырга мөмкин, бу ОСАГОда тарифларны индивидуальләштерү турында закон проекты төзәтмәләренә бәйле. Проект Хөкүмәттә беренче укылышта каралачак, һәм ул 1 гыйнвардан эшли башлаячак, чөнки документның күп кенә детальләрен Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы эшләп тапшырган инде.


Фикер өстәү