Россиядә электрон паспортларның кайчан бирелә башлаячагы билгеле булды

2020 елның мартында Мәскәүдә Россия гражданнары өчен электрон паспортлар бирү буенча эксперимент старт алыр дип көтелә. Бу хакта хокукый актлар проектлары порталында басылып чыккан Президент Указы проектында әйтелә.

Указга аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, планнар буенча эксперимент үткәрүгә әзерлек этабы 2019 елның 1 декабрендә башланачак, әлеге этап кысаларында, әлеге яңартылган таныклыкны куллану өлкәсен билгеләү планлаштырыла.

Экспериментның беренче этабы (киләсе елның 1 мартыннан) Россия Федерациясе гражданы паспорты белән бәйле мобиль кушымта чыгаруны күздә тота, ә икенче этапта (2020 елның 1 июленнән) электрон паспорт чыгару һәм аңа бәйле кушымталар булдырылыр дип көтелә.

РФ Вице-премьеры Максим Акимов июль аенда хәбәр иткәнчә, электрон паспортны гамәлгә кертү 2020 елда Мәскәүдә башланачак, ә кәгазь паспортлар 2022 елда инде бирелмәячәк, дип хәбәр итә РИА «Новости». Ул аңлатканча, электрон паспорт чиплы пластик карта рәвешендә булачак, анда аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: ФИО, теркәлү, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм башка мәгълүматлар да тупланачак.

Концепция буенча агымдагы версиядә биометрик мәгълүматларны кертү мәҗбүри түгел, ләкин әгәр гражданин аларны бирергә тели икән, аңа мондый мөмкинлек биреләчәк. Электрон паспорт белән берлектә телефоннар өчен махсус кушымта да булдырылыр дип уйлыйлар.


Фикер өстәү