Россиядә хезмәт хакы арткан

Росстат мәгълүматларына караганда, августта Россиядә реаль хезмәт хакы 2,4 процентка арткан. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Россиядә 2019 елның августында уртача айлык хезмәт хакы 44,961 мең сум тәшкил итте. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда — 6,8 процентка, 2019 елның гыйнвар — август айларында 7,2 процентка артты», — диелә документта.

Узган айда Росстат августта реаль хезмәт хакы үсеше якынча 3 процентка артуы турында белдерде. Июль белән чагыштырганда, августта реаль хезмәт хакы 3,3 процентка кимегән. Гыйнвар-август айларында реаль хезмәт хакы 2,2 процентка арткан.

2019 елга Икътисади үсеш министрлыгының рәсми фаразы буенча, Россиядә реаль хезмәт хакы 1,5 процентка артачак, дип күзаллана.

 


Фикер өстәү