Россиялеләргә 161 мең сум акча нәрсә өчен кирәк?

Россия кешесенә үзен бәхетле хис итү өчен аена уртача 161 мең сум акча эшләргә кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Superjob порталы тарафыннан үткәрелгән сораштыруга сылтама белән хәбәр итә.

Шул ук вакытта, ир-атларга (181 мең) хатын-кызларга (138 мең) караганда акча күбрәк кирәк. 24 яшькә кадәрге респондентлар аена 118 мең сум акча җитүен билгеләп үткән, 35 яшьтән өлкәнрәк гражданнар исә 172 мең сумлык хезмәт хакыннан канәгать булуын белдергән.

Мәскәүдә яшәүчеләр аена 212 мең сум хезмәт хакы түләүләренә өмет итсә, Оренбург гражданнары 115 меңгә дә риза.

Сораштыру 18 яшьтән өлкәнрәк 2,5 мең респондент арасында үткәрелгән.
 


Фикер өстәү