Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары үзгәрергә мөмкин

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 20 сентябренә кадәр сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтенә түләү системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Хөкүмәт аппаратына сылтама белән хәбәр итә.

Тиешле тәкъдимнәр әлеге мәсьәләне анализлау нигезендә әзерләнәчәк. Әлеге анализны министрлык Россия субъектлары белән берлектә 2020 елның 30 апреленә кадәр үткәрер дип көтелә.

Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын яңарту кысаларында эш өч юнәлеш (үзәк һәм район хастаханәләрен модернизацияләү, беренчел звенога медицина кадрларын җәлеп итү һәм табибларга лаеклы хезмәт хакы түләү) буенча оештырылачак.

Хәзерге вакытта беренчел звенода 300 меңгә якын табиб һәм 1 миллионнан артык урта медицина хезмәткәре исәпләнә. «Шул ук вакытта, системага тагын 150 меңнән артык медицина хезмәткәре җитми», — дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

 


Фикер өстәү