Сәламәтлеккә зыян китерми торган өй җыештыру ысуллары | КИҢӘШ

Суыткыч. Суыткычны даими юып торырга кирәк. Һичьюгы, ярты елга бер булса да, сүндереп, яхшылап чистартып чыгыгыз. Суыткычны ялт иттерү өчен сода кирәк булачак. 2 аш кашыгы соданы бер литр суда эретегез һәм шул су белән суыткычның эчен юыгыз. Соңыннан йомшак чүпрәк белән корытып чыгарга кирәк булыр. Ә суыткычктагы начар исне бетерү өчен киштәләргә активлаштырылган күмер, лимон кисәкләре, бер стакан содалы су урнаштырырга мөмкин.

Чәйнек. Аш серкәсе ярдәмендә чәйнеккә утырган юшкынны бетерергә була. Моның өчен чәйнек эченә, 1:2 исәбе белән аш серкәсе һәм су тутырыгыз һәм шушы катнашманы кайнатыгыз. Юшкын шулай юкка чыгачак. Соңыннан чәйнекне яхшылап юарга кирәк.

Савыт-саба. Савыт-саба юа торган гельләр турында онытырга була, чөнки аларга алмашка коры гәрчич һәм сода килә. Аларны 1:3 исәбе белән бергә кушып, болгатыгыз һәм гадәти ысул белән савытларны юыгыз.

Газ плитәсе. Газ плитәсе яңа алган кебек ялтырап, аклыгын сакласын өчен, менә нишләргә кирәк. Пычранган, май каткан урыннарны нашатырь-әнисле (нашатырно-анисовые капли) тамчыга манылган мамык белән сөртеп алыгыз. Теш щеткасы һәм савыт-саба юа торган губка кулланырга да ярый. Плитәне мондый ысул белән чистартыр алдыннан кулыгызга пирчәткә кияргә онытмагыз.


Фикер өстәү