Сахалинда татар герое хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар

Көньяк Сахалин шәһәрендә 15 ел яшәгән Советлар Союзы Герое Хәсәншин Мансур Рахип улы истәлегенә мемориаль такта ачканнар. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк Сахалин шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, «Пока память жива» дип аталган грант откан проектны тормышка ашырды.

Тантанага шәһәр хакимиятенең Эчке эшләр департаменты директоры Дмитрий Хайбриев, ветераннар советы рәисе Николай Литвинов җитәкчелегендә ветераннар, Сахалин таможнясы вәкилләре, шәһәрнең 8 мәктәп укучылары катнашкан.

Тантананы татар автономиясенең аксакалы, Сахалин өлкәсенең иң хөрмәтле шәхесләренең берсе Динур Шәймәрданов ачкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/27/195985/


Фикер өстәү