Салкын тигәндә куллана торган популяр, әмма файдасыз дәвалану ысулларын атадылар

Беренче каналдагы «Жить здорово» программасын алып баручы Елена Малышева салкын тиюне дәвалаганда файдасыз дарулар һәм ысуллар турында әйттелләр.

Табиб сүзләренә караганда, C витамины авырулардан сакланырга ярдәм итми. Чынлыкта организмга вируска каршы көрәшү өчен сигез грамм витамин кирәк, бу бер сәгать эчендә берничә кап дару эчәргә кирәк дигән сүз.  Әйтик, бер лимонда тәүлек  нормасының 88%  C витамины бар, ә кайнар су аны әлеге элементтан мәхрүм итә. Шуңа күрә, Малышева сүзләренчә, чәйгә лимон өлешен салу бернинди файда да китерми.

Моннан тыш, иммунодуляторлар һәм вируска каршы препаратларның фируска каршы көрәштә булыша ала дигән исбатланган нәтиҗәләр юк. Вируска каршы препаратлар билгеле бер вируслар белән генә көрәшә, ди Малышева.

Алып баручы борын тыгылуны бетерү өчен кулланыла торган антибиотиклар һәм борынга салына торган тамчылар турында аерым сөйләде. Антибиотиклар вирусларга түгел, ә микробларга каршы кулланыла, шуңа күрә вирус инфекцияләре вакытында аларны куллану бөтенләй файдасыз.


Фикер өстәү