Салкын тию чорында ни өчен кофе эчәргә ярамый?

Салкын тию чорында кофены башка эчемлекләргә алыштырырга кирәк. Росия Сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече, 121нче поликлиниканың баш табибы Андрей Тяжельников  шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА-Новости «Москва» агенлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Кофены артык эчү организмның суга ихтыяҗын арттыра, ул иммунитетның кимүенә һәм грипп яки ОРВИ белән авырып китү куркынычы артуга китерергә мөмкин, дип аңлата табиб.

«Гади кофе һәм каты чәйне морсларга һәм үлән чәйләренә алмаштырырга, бүлмә температурасындагы чиста суны күбрәк эчәргә кирәк. Лимонлы чәй, җиләкле морслар, үлән төнәтмәләрне ешрак эчегез», — дип киңәш итә Андрей Тяжельников.

Табиб шулай ук рационга составында С витамины булган яңа сыгылган сок, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәргә киңәш итә.

Йокы туймау һәм стресс иммунитетка начар йогынты ясый, алар организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә, диде белгеч.

Андрей Тяжельников сүзләренчә, грипптан саклануның иң яхшы чарасы вакцина ясату.

 


Фикер өстәү