Сатучыга да, алучыга да файдалы

Күпләр сизми дә калгандыр әле. Узган шимбәдә Казанда яшәүче кайбер өлкән яшьтәгеләр “Иртә торганга Ходай күбрәк бирә” дигән гыйбарә буенча, кояштан да иртәрәк торып, сәүдә мәйданнарына ашыкты. Андыйлар авылда җитештерелгән төрле продукцияне күбрәк итеп кенә түгел, ә арзанрак бәягә ала алды. 

Хәер, башкалада гына түгел, республиканың халык күпләп яши торган башка шәһәр һәм район үзәкләрендә дә шимбә ярминкәләре Өлкәннәр декадасы кысасында тагын да күңеллерәк узды, дисәм, арттыру булмастыр. Сәүдә мәйданнарында иртә таңнан җыр-музыка, район һәм авыллардан килгән һәвәскәр артистларның чыгышлары яңгырап торды.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, бу шимбәдә ярминкәләргә авыл җирлекләреннән якынча исәпләүләр буенча 72 миллион сумлык продукция алып килгәннәр!

Ә инде ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле азык-төлек төяп, җомга көн кичтән үк ерак юлга чыккан авыл җитештерүчеләрен каршы алу, урнаштыру, кирәкле шартлар булдыруга  сәүдә мәйданы хуҗалары белән берлектә министрлык һәм район авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре дә җаваплы. Шуңа да “Казан” агросәнәгать паркында иртә таңнан иң беренче булып очраткан кешеләрем дә алар булды.

– Ярминкәләрне оештыруда булган тәкъдим-фикерләрне искә алу өчен сәүдә  мәйданнарында махсус тартмалар булдырылды. Халык анда үз теләкләрен язып сала ала. Узган атнада әйтелгән теләкләрдә авылдан килүчеләр өчен уңайлырак шартлар тудыру турында фикерләр бар иде. Бу эшкә хәтта тирә-юньдә яшәүчеләр дә кушылып китмәкче. Казанлылар арасында бүген андыйлар да табылды. Кунак ашы  кара-каршы булганда, күңеллерәк, – ди Николай Титов.

“Агропромпарк” сәүдә рәтләре буенча йөргәндә, сатарга куелган продукция күплегеннән башлар әйләнерлек. Авыл җитештерүчесе базарга ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, кош ите, балык, бал, шикәр комы, саный китсәң, йөзләрчә төр продукция алып килгән. Иң мөһиме – бәяләр кибетнекеннән күпкә арзан.

Иртә таңнан базарга килүчеләр Аксубай районы шәхси хуҗалыкларыннан алып килгән күп төрле продукцияләрне аеруча үз итте. Шунысы күзгә ташлана: районның һәр авыл җирлеге үз сәүдә палаткасыннан сату итә. Кем әйтмешли, һәркем үз ишегалдында, үз бакчасында үстергәнне генә тәкъдим итә. Карасу авылы җирле үзидарә башлыгы Фәнгат Һидиятуллин әйтүенчә, ул иртәнге икедә Казанга килеп җитеп, алып килгән продукцияләрен палаткага урнаштырырга да өлгермәгән – беренче сатучылар күренә дә башлаган. Арада янәшәдә яшәп, чәйләп алырга тәкъдим итүчеләре дә булган. Андыйларны үзебез дә кунак иттек, ди Фәнгат Һидиятуллин.

Әйтергә кирәк, аксубайлыларның үз бакчасында үстергән суган, сарымсак һәм башка төрле яшелчә, җиләк-җимешләрнең бәясе арада иң арзаны.

– Без бу рәттә унбиш палата. Башлап йөрүчеләр – җирле үзидарә башлыклары бергәләшеп шулай килештек: Өлкәннәр декадасы уңаеннан, олы яшьтәгеләргә арзанрак бәядән сатабыз, – ди ул, елмаеп.

Туй булгач, үпкәсез булмый торгандыр шул инде. Саба районы, Мамалай авылыннан Рузалия апа Гарипованың казанлыларга бераз хәтере дә калган бугай. Шәхси хуҗалыгында 20 каз, 30 үрдәк үстергән олы яшьтәге апа каз-үрдәкне никадәрле күп мәшәкать белән үстерүен үзе генә белә.

– Чыгымнары да байтак бит аның. Үрдәкләр өчен махсус әзерләнгән 40 килограммлы бер капчык катнаш азыкны үзем 1400 сумга алганда, каздан да зуррак үрдәгемне ничек бер мең сумга сатыйм? – дип аптырый.

Яшьләрнеке  яшьләрчә шул инде. Саба авыл хуҗалыгы көллиятен тәмамлап,  Сатыш авылына бухгалтер булып эшкә кайткан Ания Тугулева, арзанрак бәядән булгангадыр, казларын тиз арада сатып бетергән.

– Кәҗә сөтеннән ясалган кымызны да яратып алалар. Сатып бетерәм дә янәшәмдәге Рузалия апага үрдәкләрен сатарга ярдәмгә киләм, – ди ул.

Республикада иртә көздә башланып, кыш уртасына кадәр дәвам итүче ярминкәләрнең чыгымы шактый булса да, ахыр килеп, сатучыларга да, алучыларга да ярдәме шактый. Барлык оештыру эшләрен, юл чыгымнарын үз өстенә алган Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да халык бик рәхмәтле. Иманым камил: мондый ярминкәләр булмаса, базарларыбызны әрсез арадашчылар күптән басып китәр иде. Ярминкәләрнең соңгы рәтләренә тау-тау итеп тутырылган бәрәңге капчыкларын күреп, махсус кызыксындым. Ник берсе Татарстанныкы булсын! Кайсы Мари, кайсы Чуашстаннан, тагын әллә кайсы төбәкләрдән китерелгән. Шунысы сөендерә: үзебездә җитештерелгән ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр азык-төлек белән ярминкә рәтләре тулып торганда, бәяләр дә әллә ни өскә ыргылмаячак, табыннарыбыз да һәрвакыт мул булачак.

Казанда ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча  уза:

– Авиатөзелеш районында:  Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта);

Вахитов районында: Кәрим Тинчурин  һәм Татарстан урамнары киселешендә;

– Киров районында: Кызыл Кокшай  урамы, 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршындагы территориядә),  Батыршин урамы, 20 һәм Ильич урамы,1 йорт, корп.1, (Юдино  бистәсе., “Тимерюлчылар”  мәдәният  йорты алдындагы  мәйданчыкта);

– Яңа Савин  районында:  Хөсәен Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге янындагы  мәйданчыкта);

– Идел буе районында: Р.Зорге урамы, 66, корп. 1 («Олимп» базары янында);

–  Совет районында:  Аграрный урамы, 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык  мәйданчыгында һәм  Липатов урамы, 7 (Дәрвишләр бистәсендә);

Мәскәү  районында:   Ш.Усманов урамы, 1 (Энергетиклар  һәм  Ш.Усманов  урамнары  ягыннан  Мәскәү базары  янындагы  мәйданчыкта);

Яшел Үзән районының  Октябрьский бистәсендә: “Яңа  Тура” сәүдә-ярминкә  комплексында.

Ярминкәләрдәге бәяләр:

Бәрәңге (бер килограммы) – 7–10 сум.

Кәбестә – 10 сум.

Кызыл чөгендер – 10 сум.

Кишер – 12 сум.

Суган – 15 сум.

Сыер ите – 280 сум.

Йомырка – 40–65 сум.

Балык – 30–200 сум.

Күркә ите – 315 сум.

Сөт – 0,9 литры 35–40 сум.

Каймак (0,5 литр) – 90–95 сум.


Фикер өстәү