Сатучының үлчәвен тикшерү өчен гади бер ысул

Дөрес, хәзер күп кенә сатучылар электрон үлчәүләр белән куллана. Ләкин алар белән хәйлә ясап булмый, безне алдаламыйлар дип уйламагыз. Замана алга бара — алар да җаен таба.. Шул тозакка эләкмәс өчен бер киңәшебез бар.

Барыбызда да телефон бар — менә шуны үзегез ышанган, ялган саннар күрсәтми торган үлчәү белән үлчәп куегыз.  Базарда сезне алдаларга теләүләрен тойсагыз, кәрәзле телефоныгызның массасын тикшереп карагыз.

Менә шул рәвешле сатучының капканына эләкмәссез!


Фикер өстәү