Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне. Белем бирделәр дә, оныттык түгел. Тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткән укытучыларга рәхмәт хисләре елдан-ел арта гына бара. “Алар безне кеше итте!” Нинди генә һөнәр иясен алсак та, әнә шундый сүз әйтәләр. Бәйрәм уңаеннан танылган шәхесләрдән укытучылары турында истәлекләрне барладык. Укытучыларны исә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, бетмәс-төкәнмәс сабырлык, укучылар мәхәббәте, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

Айдар Галимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:

– Көзге кыр. Без сыйныфташлар белән түгәрәкләнеп утырып, чөгендерне чистартып, уртага атып барабыз. Ә сыйныф җитәкчебез Нәсимә Галиева классик әсәрләр, әкиятләр укый. Безне бердәм сыйныф итеп туплап, җәмгыять эшләренә тартты, спортка, сәнгатькә, сәясәткә карата кызыксыну уятты. Быел җәй көне аның белән Авыл көнендә күрештек әле. Концертларыма да килгәли. Мин Башкортстанның сигезьеллык Кәркәле мәктәбен тәмамладым. Бервакытта да өй эшләрен эшләмичә, урамга чыкмый идем. “Эш беткәч, уйнарга ярый” – бу минем шигарь. Үземнең беренче укытучым Сәгыйдә апага да рәхмәтем зур. Илләр гизгән саен, география укытучысы Мәхмүт абыйны искә алам.

Илсур Һадиуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары:

– Балык Бистәсе районының Таулар авылында башлангыч белемне алгач, укуымны Шеморбаш мәктәбендә дәвам иттем. Беренче укытучым – әнием – Шәйдуллина Газзәбикә Хәбибрахман кызы. Ул минем өчен – идеаль кеше. Кызганыч, әниебез 42 яшьтә якты дөнья белән хушлашты. 5 яшьлек

чагымда аңа ияреп, мәктәпкә йөри идем. Ул мине хәреф танырга, язарга өйрәтте. Дәрестә аңа “апа” дип дәшә идем. Мәктәптә игътибар белән тыңлап утырырга, өйгә кайткач, кабат сорамаска куша иде. Бер әйтте, ике әйтте, өченчесендә, белмим, диде. Икенче көнне тапкырлау таблицасын ятламаган өчен “2ле” куйды. Бу вакыйга миңа сабак булды. Бүген дә әни биргән тәрбия буенча яшим. Ул безне гадел булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, үзеңне башкалардан өстен куеп яшәмәскә өйрәтте. Киңәш сорап килгән авылдашларның серен саклый белде. Кылган гамәлләрем өчен әни янында оят булмасын дип тырышам.

Резеда Хөсәенова, танылган аш-су остасы, “Тәмле булсын” рестораннар челтәре директоры:

– Мин – Буа районының Вольный Стан авылы кызы. Беренче сыйныф укытучысы Рәмзия Камалова безне чисталыкка өйрәтә. “Тырнаклар киселгән, чәчләрегез таралган булсын”, – ди. Ә апабызның үзенең тырнагы озын, матур итеп ясалган. Шул вакытта мин аңа: “Апа, нишләп сез безгә тырнакларны кисәргә кушасыз, ә үзегезнекен кисмисез”, – дидем. Ул бит вузны тәмамлап кайткан япь-яшь кыз иде. Икенче көнне апабыз тырнакларын кисеп килде. Әйткән сүзен дәлилләп күрсәткән бит ул. Ничек акыллы булганнар!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы:

– Мин Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбен тәмамладым. Укытучыларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Беренче укытучыбыз Венера Кәрамовнаны әле дә сагынып искә алабыз. Берничә ел элек вафат булды ул. Укучылары бергәләп олы юлга озаттык, таш куйдык. Бик чибәр, пөхтә, акыллы укытучы иде. Мәктәпне “5ле” билгеләренә генә тәмамладым. Волейбол, футбол ярышларында мәктәпнең данын якладык.

Бүген укытучыга хөрмәт җитеп бетми. Аның абруен күтәрү өчен әти-әниләр, балалар белән бергәләп эшлибез. Укытучылар көнен зурлап

үткәрергә җыенабыз. Менә әле ветеран укытучылар белән очраштык. Иң яхшы 20 педагогны чит илгә юллама белән бүләкләячәкбез. Шулай ук 20–30 тәрбиячене Санкт-Петербургка сәяхәт көтә.

Рөстәм Гайзуллин, “Болгар” радиосы алып баручысы:

– Мин Казанның 13 нче татар гимназиясендә укыдым. Сыйныф җитәкчебез инглиз теле укытучысы Марсилә Мансуровна иде. Әти-әниләр җыелышында, чират миңа җиткәч, әнигә: “Рөстәм бик әйбәт, тырыш инде ул, әмма кыңгырау шалтырагач, ул ишектән чыкканда, биш бала идәндә тәгәрәп ятарга мөмкин”, – дигән. Шук идем шул. Без укыганда, укытучының сүзе һәрвакыт дөрес булды. Мин бүгенге укытучыларны кайчак кызганып та куям. Хәзер укучылар да, әти-әниләр дә аңа каршы фикер әйтергә курыкмый. Шәхсән үзем бакчада да, мәктәптә дә укытучылар эшенә кысылмадым. Аларга сүз әйтүче әти-әниләрне өнәмим. Укытучыларга болай да таләпләр зур, кәгазь эше дә күп. Аларга карата игътибарыбыз артсын иде

Василий Иванов, блогер, тракторчы:

– Бәлкем, математика укытучысы Раушания апаның сүзен тыңлаган булсам, мин дә “кемдер” булган булыр идем. Ул миңа физика, математика юнәлеше буенча укырга барырга киңәш иткән иде. Алгебра, геометрия, физика фәннәреннән “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укыдым. Янил училищесында Фаил абый юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы итеп өйрәтте. Укытучыларның төрлесе бар. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, баланы аермаска тиеш. Әти-әнинең дәрәҗәсенә, гаилә хәленә карап билге куючылар да бар. Бай гаиләсеннән булсаң, яхшы укымасаң да, әйбәт билге куярга мөмкиннәр. Гади кеше баласына “3ле”се дә ярый.

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары:

–       1 сентябрь һәр вакыт кояшлы булып күренә миңа, Укытучылар көнендә көтеп алам. Мөгаллимнәр безнең өчен – изге кешеләр. 5-11 сыйныфларда сыйныф җитәкчесе Рафилә апа Мәрданова булды. Укучылары киң карашлы булсын өчен төрле темаларга сөйләргә ярата иде ул. Бервакыт Рәфилә апа әни янына килеп, малаең дәрестә бик күп сораулар бирә, дигән. Җәйге каникулга бирелгән барлык китапларны укып чыга идем. Утны сүндергәч, юрганастында фонарь яндырып укыган чаклар да булды. Укытучыларыбызның һәрберсе безне белемле итәр өчен үз өлешен кертте.Тарих укытучыбыз Гарифҗан Галиев 93 яшендә булса да, Чепья Халыклар Дуслыгы музеен җитәкли. Ул минем дөньяга карашымны үзгәртте. Авылда төрле милләт вәкилләре үзара дус яши. Укытучылар, барлык милләт вәкилләре дә бертигез, дип әйтә иде.  Остазларыбызның һәрберсе олы хөрмәткә лаек. Сугыштан кайткан укытучыларның дәресе үзе бер мәктәп иде. Астрономия укытучысы Закирҗанов Сабировичның:  “Дөрес, дөрес, утыр “2”ле”, – дигәне истә калган. Укытучылар биргән тәрбия җәмгыятьтә файдалы булырга зур этәргеч булды.

“ЯНАРГА” ИРЕК БИРМӘДЕ

Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында гади авыл мәктәбендә укыдым. Рус теле һәм әдәбиятын безгә кечерәк сыйныфларда Равил абый

Галәвиев укытса, югары классларга җиткәч, Галия апа Газизова белем бирде. Икесе дә бик иҗади укытучылар булды. Галия апа, яшьтән үк үзешчән сәнгатьтә катнашкан кеше буларак, безне дә кече яшьтән сәхнәгә менгерде. Ул оештырган хорлар, бию ансамбльләре, спектакльләр район һәм күрше-тирә авыл сәхнәләрендә дан казанды. Үзем дә, бертуган абыйларым да җыр-биюгә, баян-гармунга һәвәс идек. Хәзер дә шулай. Галия апа тәрбиясе бу.

Равил Галәвиевич исә “колагымнан сөйрәп” диярлек журналистикага алып килде. Заманында үзе дә бик актив иҗат итә, район газеталарына языша иде. Мәктәптә стена газеталары конкурсын зурлап уздыра, бөтен балаларны шигырьдер, хикәядер, мәкаләдер язарга җәлеп итә. Кыскасы, үз артынан ияртә белә иде. Мин дә кече яшьтән шигырьләр, район газетасына мәкаләләр яза башладым. Равил абый аларны төзәтеп-редакцияләп кенә калмый, мәктәп машинкасында пичәтләп үк бирә иде.

Хәтеремдә: район газетасына берничә еллар буе бик актив язышкач, Сабадан, мине “Җиңү байрагы” газетасына эшкә чакырырга дип, редактор Хөснулла абый Шәфигуллин килгән иде. Мәктәп директоры Хәниф Мансурович Шаһиев бүлмәсенә чакырып сөйләштеләр. “Мин сигезенче класста гына укыйм бит әле”, – дим. “Тугыз белән унны Сабада укып бетерерсең”, – ди Хөснулла ага. Уйлап карарга булдым. Шунда мине Равил абый эзләп тапты. “Юләрләнмә, – ди бу. – Син анда бик тиз яначаксың. Сиңа әле төпле белем алырга, ныгырга кирәк. Урта мәктәп кенә түгел, университет тәмамларга, тормыш тәҗрибәсе тупларга кирәк. Шунсыз журналистикада эшләргә ярамый”. Күндерде Равил абый. Сабага китәргә ризалашмадым. Дөрес эшләгәнмен икән, үсә төшкәч кенә аңладым анысын.

“Син анда бик тиз яначаксың!” Бу сүзләре әле дә колагымда чыңлап тора Равил абыйның. Шул ук сүзләрне хәзер үземнең студентларыма да еш әйтәм. Югыйсә университетка әле аяк та басарга өлгермәгән япь-яшь студентларны, бигрәк тә сәләтлеләрен кайбер газета-журнал, радио-телевидение редакцияләре беренче курстан ук үзләренә эшкә чакыра башлыйлар. Янәсе,

тәҗрибә тупларсыз, акча эшләрсез. Алар өч-дүрт ел эчендә студентның бөтен иҗади потенциалын сыгып алалар, эш аты урынына җигәләр, тиеннәр генә түлиләр, аннары кирәге калмаган иске чүпрәк кебек чыгарып ыргыталар. Студент ни белемсез кала (дәрескә йөрмәгәне өчен аны бик тиз университеттан очырып чыгаралар), ни юньләп тормыш һәм иҗат мәктәбе уза алмый. Әнә шулай кыска гына вакыт аралыгында яшь кешене “яндыралар”. Мин дә шулай янган булыр идем. Әле дә ярый Равил абый саклап калды.

Васил Гарифулин, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Истәлекләрне Сәрия Мифтахова туплады

Кыенлыклар килсә, әле дә ул:

“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

Резедә Вәлиева

 

 

 


Фикер өстәү