“Шәһәрдә бу кадәр бала үстерә алмас идек”

Соңгы вакытта бәби табарга курка башладык. Янәсе баланы ашатасы, киендерәсе, укытасы, кыскасы, кеше итәсе бар. Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында гомер итүче Саматовлар гаиләсе бернидән курыкмаган. Алар сигез баланың һәрберсен көтеп алган.

– Кияүгә чыкканда миңа 19 яшь иде. Ирем миннән алты яшькә олырак. Очрашып күп йөрмәдек, гаилә корып җибәрдек, – дип искә ала 46 яшьлек Гөлия. – Хәзер яшьләр безнең төсле түгел. Тормышның кадерен, бер-береңне хөрмәт итеп яши белгәнбез икән! Мин кияүгә килгәндә каенанам белән каенатам да яшьләр иде әле. Бер елдан иремнең энесе өйләнде. Йортта тагын бер энесе бар иде. Рәхәтләнеп өч гаилә тату матур гомер кичердек. Бер тапкыр сүзгә дә килмәдек.

Дөрес, дүрт елдан Рәис белән Гөлия “башка” чыгалар. Башта уллары Рәмис туа. Хәзер ул өйләнеп, хатыны белән кыз бала үстерә икән. Ә аннары дөньяга бер-бер артлы Гөлгенә, Гүзәл, Рәмзил, Рамазан, Исламия, Сөмбел һәм Мөхәммәт килә.

– Баланы алдырудан курыктым. Кайчак табиблар ачуланып, елатып бетерә иде. Янәсе, мине кайгырталар. Сәламәтлегең булмаса, бу кадәр бала алып кайтып булмас иде. Мин үземә һәм Аллаһы Тәгалә ышанган булганмындыр инде, – ди Гөлия апа. – Әнием гомер буе намаз укыды. Безгә дини тәрбия дә эләкте. Шуңа да мин тормыш авырлыкларын җиңел күтәрергә өйрәндем.

Үз әтисен моннан – 20, әнисен 10 ел элек югалта Гөлия. Әнисе алты ел авырый. Соңгы ике елын урын өстендә үткәрә. Менә шулчакта ул үзләренең дә ишле бала булуларына тагын бер кат сөенә.

– Төп йорттагы энемнең гаиләсе әниемә терәк булды. Киленебез җил-яңгыр тидермәде. Мин дә ярдәм итәргә тырыштым. Хәзер әнине уйлыйм да, үземне күз алдына китерәм. Безнең дә олыгаясы бар бит. Кече балаларның булуы, күңелгә җылы кертә. Димәк, ярдәм итүчеләр булачак, – ди ул.

Ире Рәис абый гомер буе тракторда эшли. Балаларны ничек аякка бастырырбыз, дип борчылган вакытлары да булмый түгел. Әмма хатыны югалып калмый, тугач, үсә алар, дип җавап бирә. Дөрестән дә, сабыйлар бер-берләрен яратып, кадерләп торалар икән. Өлкәннәр кечеләрен үз артларыннан ияртә.

– Без балаларны өф-өф дип үстерә алмадык. Әмма яратуыбызны бирергә тырыштык. Сигез баламның сигезе дә газиз. Бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта диләр бит әле. Миндә дә шулай, – ди күңеле тулган Гөлия. – Балаларымның зурлары үзләре эшли, үзләре укый. Кечерәкләренә ярдәм итәргә тырышалар. Каяндыр китереп бирерләр дип көтеп ятмыйлар. Әти-әни әзерләр дип тә уйламый. Монысына да шөкер. Балаларны үзебезнең гамәлләребез аша тәрбияләргә тиеш. Миңа мәдрәсә тәмамлау насыйп булды. Кызларым да белем алды. Хәзер менә Рәиснең дә “өлгергәнен” көтәбез. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, анысы да булыр. Бер абыстай хаҗга киткәндә кызларымнан нинди теләкләре барлыгын сораган. Ә минекеләр тагын бер сеңелкәш көтә икән. Димәк, алар да туганнары күп булганга сөенә.

Гөлия Түбән Тәкәнеш авылының балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Кыскасы, өйдә дә, эштә дә әни ул. Аңа шулай ошый. Йөрәгемә ял алам, ди ул.

– Өйдә өч кечкенә балам бар. Исламия кызым – икенчедә, Сөмбелем беренче сыйныфта укый. Мәхәммәтебезгә биш кенә яшь әле. Эштән кайтып керсәм, йөгереп кочагыма сыеналар. Әгәр аларны алып кайтмаган булсам, мин ялгыз өйгә, шыпырт кына кайтып керер идем. Бәхетле булып яшәвемә иремә рәхмәтлемен. Мине аңлады, тыңлады. Авыр сүз әйтмәде, рәнҗетмәде, – ди Гөлия. – Хәзер яшьләр проблемалардан курка. Ә кайчан булмаган соң алар? Кешедән ким-хур булмас өчен күп итеп маллар тотабыз. Гомер-гомергә ике сыер асрадык. Хәзер дә шулай. Үзебез генә уникегә җыелабыз хәзер. Бер пешергәндә ун-унике литрлы кәстрүл белән ашарга пешерәм. Бәлеш өчен аерым зур таба тотабыз. Өеп пешергәч, барыбызга да җитә. Һәр бала үз ризыгы белән туа бит. Авылда яшәгәч, бала үстерү авыр түгел. Җитмәсә,

нәрсәнең кайдан кергәнен дә күреп торалар. Шәһәрдә бу кадәр бала үстерә алмас идек.

Районда Саматовларга ике фатир биргәннәр. Баксаң, Мамадышта күп балалы гаиләләргә ярдәм тизрәк барып җитсен өчен, һәрберсенә аерым җитәкче билгеләгәннәр икән. Әйтик, Саматовлар белән башкарма комитеты җитәкчесе Вәзир Фәизов эшли.

– Нинди гозер булса да, аңа әйтәбез. Бездәге тәҗрибәне башка районнар да куллансын иде, – ди Гөлия. – Ярдәм генә түгел бит. Хәл-әхвәл белешеп, кайберәүләрне күзәтеп тору да кирәк.


Фикер өстәү