Шартлау булган мәчеттә утыздан артык кеше һәлак булган

Бүген Әфганстанның Нангархар провинциясендә Джодари авылында мәчеттә җомга намазы вакытында шартлау аркасында 31 кеше үлгән. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итә.

«Җомга намазында ике шартлау булды. Шул сәбәпле, мәчет түбәсе җимерелде. Кешеләр һәлак булды һәм җәрәхәтләнде», — дип хәбәр иткән журналистларга провинция советы рәисе Әхмәд Али.

"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү