Сихерчегә барган – акчасыз калган

Тагын алдану! Бу юлы Казан даруханәләренең берсендә эшләүче 23 яшьлек  кыз мошенниклар корбанына әйләнгән. Янәсе, үзенә ясалган бозымны социаль челтәрдәге өшкерүчедән чыгартырга маташып, 400 мең сумнан артыграк акчасыннан коры калган. Сихер-бозымнардан “коткаручы”, бозымны ниндидер йола башкарганнан соң гына юкка чыгарырга мөмкин булуына инандырып, кыздан әнә шуның кадәр акча күчерттергән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу хәл буенча “мошенниклык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Гафу, алдаучысын гына түгел, алданучысын да “яңаклыйсы” килеп китте. Медицина өлкәсендә азмы-күпме белеме булган кызый ич бу! Мондый кешегә сәламәтлеккә кагылышлы әйберләрдә бераз гына акны карадан аера белмәү хәтта оят та. Бәхетсез мәхәббәт аркасындамы, башка сәбәптәнме, депрессиягә  бирелеп, ни эшләгәнен дә аңламагандыр инде бичара, дип акларга була аны, әлбәттә. Бозым, каргыштан да куркырга була. Әмма, сихерчегә барма, башыңа бәла алма, дигән борынгыдан килгән гыйбарәне интернет яссылыгына күчереп “уку” тагын да куркынычрак лабаса. Белемле яшь кешенең шуның кадәр беркатлы булуы, юк-юк, аңлашылмый…

Сихерче дигәннән, үземнең бер танышым да шул юлны сайлады. Таныш кынамы, бергә уйнап үскән күрше кызыбыз… Балачактан ук сәерлекләре чиктән ашкан бу кыз бөтен башбаштаклыкка юл ачылган туксанынчы елларда Түбән Кама шәһәренә урнашып, “биоэнерготерапевт” булып китте. Шуннан бирле кешеләргә әллә нинди “энергияләр” биреп “дәвалый”.  Инде байтактан социаль челтәрләрдә дә утыра. Кызыксынып, кайвакыт үзем дә инстаграмдагы сәхифәсенә кереп чыккалыйм. Фотосында ялт иткән, серле генә елмаеп утыра. Очрашып та, интернет аша да дәвалыйм, бозым-каргышлардан да арындырам, дип, берсеннән-берсе “акыллырак” постларны яудырып кына тора. Бөтен дөньяны чистартырга, бөтен кешене бәхетле итәргә алынган бер илаһи зат дип уйларсың, билләһи! Шул ук вакытта үзе ирсез ике бала табып, берсен авылдагы әнисе үстерде, икенчесен бала тудыру йортында ук калдырып чыгып китте. Шунысы кызык: авылдашларын, хәтта бергә уйнап үскән дусларын да “танымый”. “Дәваламый” да. Сихер көчем юкка чыга, дип курка, ахры.

Валентина Семенова


Сихерчегә барган – акчасыз калган” язмасына фикерләр

  1. Яп яш кыз бала шул хэтледэ башсыз булырга алла сакласын мин инде олы яштэ хэзер бердэ ышанмыйм шундый нэрсэлэргэ акча биреп узенэ кайгы алырга белмим алдан сулибез диптэ алдыйлар инде бер Ходаемнан башка бер кемдэ белми ул сихерчелэргэ вопше ышанырга юк бик жэллэдем инде минемдэ 2 балам медицина буенча укып эшлилэр исэн сау булсыннар якшы уйлап кинэшеп эшлэргэ ойрэннсеннэр эти эни белэн олырак апалар белэнсадардынова фэридэ сэмигулла кызы

Фикер өстәү