“Соңга калырбыз дип куркам”

Биектау районының Коркачык станциясендә яшәүче Камилә Хәйруллинаның әнисе шулай борчыла. Чит ил табиблары  сораган сумманы ике ай эчендә җыеп бетереп, операциягә килмәсәләр, сабыйга ярдәм итүе авыр булачак.

Камилә – Алия белән Ирек гаиләсендә көтеп алынган бала. Тик туганда ук умырткаларының имгәнүе ачыклана. Аңа шунда ук операция ясыйлар. Ул вакытта бар да әйбәт тәмамланса да, биш елдан авыру тагын үзен сиздерә.  Умырткалыклары эчкә таба кәкрәя, баланың арка миендә бүсер барлыгы беленә. Әнә шул аякларга да зыян биреп, йөрүен дә начарлата икән, башка органнарга да зыян салырга мөмкин.

–  Узган ел Республика балалар клиник хастаханәсендә ике операция ясадылар. Әмма ул нәтиҗә бирмәде. Соңгысында аяклары  авырта башлады. Табаннары сызлый, хәтта бәвелен дә тота алмаска әйләнде. Сколиоз вакытында шулай була икән. Безгә хәзер тагын да катлаулырак операция ясатырга кирәк. Әгәр аны ясатмасаң, кызым йөри алмый башларга мөмкин, – дип сөйли Алия. – Гәүдәсе үсә барган саен, авыруы көчәя генә. Шуңа тизрәк бу  сызланулардан котыласы иде.

Авырса да, кызчык укуын ташламый. Гел “бишле”  билгеләренә генә укый икән. Районда узган барлык бәйгеләрдә катнаша. Матур итеп җырлый да. Авыруы да булмаса!..

– Чит ил клиникасындагы бер профессор белән сөйләштек. Ул Камиләнең терелүенә ышана. Бер операция бөтен тормышын хәл итәчәк дип ышандыра. Шуларның файдасын күргән баланың әнисе белән дә сөйләштем. Арбада утырган балалары йөреп киткән, – ди Алия.

Табиблар сораган сумма зур – 3 миллион сум, аны декабрь аена җыеп бетерергә кирәк. Өстәмә чыгымнар өчен тагын 500 мең сум кирәк булачак. “Бер хәйрия фонды операциягә дигән акчаны җыярга ярдәм итәчәк. Тик калган сумма да күп бит әле. Баламны бик тә терелтәсем килә. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Безгә хәзер бик тә сезнең ярдәм кирәк. Ирем үзе генә эшләгәч, акчаны җиткерә алмыйбыз. Булышсагыз иде”, – ди Алия.

 

Камиләгә ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары

Сәмига Сафиуллина исемендәге Саклык банкы картасы:

 2202 2001 2988 4159

Ак барс банкындагы Сафиуллина Алия Ринат кызы исемендәге счет:
БИК: 049205805
ИНН: 1653001805
КПП: 165601001
Счет номеры: 40817810845904633196


Фикер өстәү