Түбән Камада унбер яшьлек бала сигезенче каттан егылып имгәнгән

Түбән Камада унбер яшьлек бала сигезенче каттан егылып авыр җәрәхәтләр алган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«30 сентябрьдә Түбән Камада Сөембикә урамындагы йортның сигезенче каттагы фатир тәрәзәсеннән 11 яшьлек бала егылып төшкән. Хәзер бала авыр хәлдә хастаханәдә», – дип сөйләде Андрей Шептицкий.

Бу хәл буенча тикшерү эшләре бара. Фаҗига вакытында бала өйдә үзе генә калган булган.

Агентлык чыганаклары мәгълүматы буенча, баланың кулы, аягы, оча сөяге, эчке органнары һәм баш мие имгәнгән.

"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү