Тәҗрибә уртаклашыр өлкәләр күп

Тамырларыбыз авыл хуҗалыгына бәйле, заманадан да артта калмыйбыз. Татарстанга килгән Бавария икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангер шулай дип белдерде. Кичә Хөкүмәт йортында Бавария делегациясенТатарстан Премьер-министры кабул итте.

Германия һәм Бавария безнең мөһим стратегик партнер санала. Республика вәкилләре сезгә баргач тәҗрибә уртаклаша, – диде Песошин, кунакларны сәламләп. Ул август аеннан башлап Германиядә Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге ачылуын, 2016 елдан башлап Казан – Франкфурт-на-Майне авиарейсы гамәлдә булуын әйтте.“Сименс” компаниясе республика оешма-предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, “ЛиндеГруп” компаниясе белән “ТАИФ” арасында тыгыз элемтә урнашкан. 2019 елның беренче яртыеллыгында Татарстан һәм Германия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 774,2 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.


Хуберт Айвангер Бавария һәм Татарстан икътисадында охшашлыклар булуын билгеләп үтте. Машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы – ике як өчен дә мөһим өлкәләр. “Безнең төбәкләрне стратегик үсеш адымнары буенча да чагыштырып карарга мөмкин. Бүген барысы да икътисадны цифрлаштыру, робот техникасы, 4.0 сәнәгате хакында сөйли. Без халыкара базарда көндәшлекне саклап калу өчен әлеге өлкәләрне үстерергә тиеш”, – диде министр.

Алексей Песошин “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналар өчен резидентлар җәлеп итүне, Бавария белән авыл хуҗалыгы, төзелеш, энергия саклау технологияләре, сәламәтлек саклау, фармацевтика, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксынуын белдерде.
Делегация вәкилләре “Татарстан – Бавария” икътисади форумында да катнашты.


Фикер өстәү