Төмән өлкәсе Татарстандагы махсус икътисади зона тәҗрибәсен өйрәнергә җыена

Төмән өлкәсе Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары һәм махсус икътисади зоналар булдыру тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән Казан Кремлендә узган очрашуында сүз барды, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы.

Төмән өлкәсе дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту һәм яңадан укыту тәҗрибәсен алырга һәм, җирле халыкны җәлеп итеп, иҗтимагый киңлекләрне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыра.

 

«Без төбәкләребезнең потенциалы ачылып бетмәгәнен күрәбез. Безнең өчен 14 млрд сумлык товар әйләнеше күп түгел. Бу саннарны арттыру буенча зур потенциалыбыз бар», — диде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Төмән өлкәсе – Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе, анда гадәттәгечә инновацияләр бик күп. Татарстан делегациясенең ике сәфәре дә быел файдалы һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен этәргеч булды.

Губернатордан тыш, Төмән өлкәсе делегациясе составына төбәкнең шәһәр һәм районнары башлыклары кергән. Алар Татарстанның Дәүләт идарәсе һәм инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнә. 


Фикер өстәү