Табигать куйган чикләр аларга берни түгел…

Владимир Ненастин, Диләрә Зәләлиева һәм Булат Минуллин, кыскача әйткәндә – “НеЗаМи”. Бу балалар дөньяны күрми, әмма искиткеч яхшы ишетә. Алар катлаулы тормышларын музыка белән бәйләгән. “НеЗаМи”ның чираттагы иҗат җимеше нәрсәсе белән үзенчәлекле соң?

26 октябрьдә Алишер Усмановның “Сәнгать, мәдәният һәм фән” хәйрия фондының “Үзенчәлекле караш” программасы кысаларында “Шарманчы төше” спектаклен тәкъдим иттеләр. Аны режиссёр Евгений Аладинский канаты астында Дмитрий Бикчентаев җитәкчелегендәге “НеЗаМи” мөмкинлекләре чикле балалар ансамбле куйды.

“Шарманчы төше” күрмәүчеләр өчен радиотамаша форматында махсус язылган. Алга таба ул Казан, Лаеш, Йошкар-Ола, Ульяновск һәм Чебоксар шәһәрләренең махсус уку йортларында да куелачак. Сәфәрләр кылу өчен “НеЗаМи” быел автобуслы да булган икән. Үзенчәлекле балаларга каралган пьесаның иҗат ителү тарихын авторның үзеннән сорадык:

— Дмитрий Бикчентаев “НеЗаМи” өчен пьеса язарга иде, дип мөрәҗәгать иткәч, иң беренче чиратта кыенлыклар һәм киртәләр турында уйладым. Сәер, ләкин аларның күп булуы җәлеп итте мине. Бөтен авторлар да мондый авыр эшкә алынырга ашкынып тормый. Барыбыз бергә җыелып сөйләштек тә, аннан һәркайсыбыз үз эшенә тотынды. Музыка уен кораллары – төп геройлар итеп сайланды. Балалар өчен язылса да, өлкәннәр карап, уйлансын өчен, пьесаның нигезенә тирәнтен мәгънә салырга тырыштым мин. Темасы да һәрвакыт актуаль. Нәрсә килеп чыкканын исә тамашачы бәяләсен, — дип уртаклашты шагыйрь Борис Вайнер.

Спектакльдә бары тик дүрт актёр – Владимир Ненастин, Диләрә Зәләлиева, Булат Минулин һәм җитәкчеләре Дмитрий Бикчентаев катнаша. Алар егермегә якын уен коралында уйнап, шарманка, курай, контрабас, гусли һәм башка рольләрне башкара. Шушы уен кораллары арасындагы бердәмлек иң көчле сихер белән көрәшә, ә ахырдан җиңеп чыга – пьесаның сюжеты әнә шуннан гыйбәрәт. Спектакль җырлар белән үрелеп барылуы турында да әйтми мөмкин түгел. Аларны пьесаның авторы Борис Вайнер сүзләренә Дмитрий Бикчентаев иҗат иткән. Ә барлыгы исә сигез җыр башкарылды. Балаларның үзләре уйнап җырлаулары тамашачыны таң калдырды, дисәм, бер дә ялгышмам. Ахырдан хәтта кушылып җырладылар үзләренә. Бу мизгелләрдә балалар аеруча дәртләнде, тамашачы мәхәббәтен тойгач, дулкынлану хисләре дә юк булды.

Үзем дә күп еллар дәвамында музыка уен коралларын үзләштергән кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге процесс гаять зур тырышлык, сабырлык һәм көч тәлап итә. Аерып әйтүем түгел, әмма мөмкинлекләре чикле балаларга бу күп тапкырга авыррак бит. “НеЗаМи” ансамбле солисты Владимир Ненастинның әнисе Татьяна Ненастина тормышта бу балаларга бернәрсә дә җиңелдән бирелмәвенә басым ясады:

— Гадәти тормышта да аларга бик авыр. Ни дә булса эшләү алардан икеләтә, өчләтә хезмәт тәлап итә. Музыкага килгәндә, баламның әлеге юнәлешне сайлаячагын карында чагында ук сизеп алдым (көлә). Ә хәзер ул музыкадан башка яши алмый. Үзем дә бар вакытымны шуңа багышлыйм. Ул бит гади бала кебек кемнән дә булса карап өйрәнә алмый. Шулай да, үзенә ошаган шөгыльне табуына мин сөенәм генә.

Табигать бик гаделсез кыланган — бу балаларның мөмкинлекләрен чикләгән. Көчле рухлары һәм гаять зур хезмәтләре ярдәмендә алар бу киртәләрне егып салып, яңа мөмкинлекләр ачкан, тормыш мәгънәләрен сәнгатьтән, музыкадан тапкан. Бу балалар, мөмкинлекләре каршыларында җәйрәп яткан килеш, тормышларын әрәмгә уздыручылардан бәхетлерәк түгелме соң?


Фикер өстәү