Тараканнарга, кырмыскаларга һәм борчаларга каршы көрәшү алымнары

Чакырылмаган кунаклар тычкан белән генә бетсә дә бер хәл булыр иде әле. Аз гына уяулыгыңны җуйдыңмы, вак кырмыска, таракан, хәтта борча ише “җанвар”лар да “һөҗүм” итәргә күп сорап тормый. Шунысы бигрәк тә ачуны чыгара: бөтен җирдә ялт иткән чисталык булып та, кухня өстәлендә савытта еш кына кәнфит, җимешләр, печенье кебек тәм-том калгаласа, иртәме-соңмы кырмыскаларның пәйда буласын көт тә тор. Чөнки татлы әйбер аларны магнит кебек тарта.

Кырмыска

*Җирән кырмыскадан котылуның иң җайлы, иң арзанлы ысулы –әфлисун һәм лимон кабыгын куллану. Моның өчен кабыкларны киптерергә, шуннан соң аларны шкаф эченә, өстәлгә, кырмыскалар күренгән идән почмакларына куеп чыгарга кирәк. Бөҗәкләр цитрус исен яратмый. Шуңа күрә берникадәр вакыттан соң алар фатирдан качачак.

* Иң нәтиҗәле ысулларның берсе – бор кислотасы белән җим. Эш шунда: кырмыска, кайгыртучан ана кебек, оядан чыкмыйча гына яшәүче “туганнарына” да ризык алып кайта. Шулай итеп, агулы җимгә кызыккан бөҗәк, үзе дә белештермәстән, бөтен колонияне юк итә. Җим әзерләү өчен бор кислотасын йә балга, яисә пешкән йомырка сарысына кушалар да кырмыска күренгән урыннарга куялар. Тик җимне атна саен карап-барлап торырга кирәк. Чөнки, кипкәч, җирән бөҗәкләрне кызыксындырмый башлый. Кырмыскалар юкка чыгып бетмәгән икән, җимне яңартырга кирәк.

* Йөдәткеч бөҗәкләрдән котылуның кызыклы гына тагын бер ысулы – чүпрә белән вареньедан җим. Аны әзерләү өчен аз гына суга чүпрә салып эретергә һәм шуңа варенье өстәргә кирәк. Чүпрә белән кайнатма чама белән бер үк күләмдә алына. Дөрес, җимнең тәэсире шундук беленми, әмма берникадәр вакыттан соң, һичшиксез, нәтиҗәсен күрсәтәчәк.

Таракан

Әлеге җирәнгеч бөҗәккә каршы көрәштә дә бор кислотасын кулланудан яхшысы юк. Нәтиҗәле дә, кешегә, песи-мазарга да зыянсыз. Аннан килеп, аны әллә кайлардан эзләп йөрергә дә кирәкми: теләсә кайсы аптекадан тиен-миенгә сатып алырга мөмкин. Таракан сулы урыннарны яратканлыктан, иң элек юыну бүлмәсендә, бәдрәфтә суүткәргеч краннары тирәсен, шулай ук идәннең барлык почмакларын, вентиляция тишекләрен бор кислотасына чылатылган мамык белән ышкып чыгарга кирәк. Кислота аша йөгереп үткән тараканнарның үлемен тизләтү өчен шул ук бор кислотасы белән җим әзерләү әйбәт. Пешкән йомырка яки бәрәңгегә кислота, бераз гына үсемлек мае кушып, катнашмадан кечкенә генә шарчыклар әвәләргә дә, кипшергәнче, җылы урынга яки тәрәзә төбенә куеп торырга. Шуннан агулы шарчыкларны тараканлы урыннарга (бигрәк тә кухня, юыну бүлмәләре игътибар үзәгендә булырга тиеш) урнаштырырга.

Борча

Келәм, мебель астын озак җыештырмасаң, урын-җирне киптермәсәң, тузан эчендә хәтта борча да пәйда булырга мөмкин. Бигрәк тә шәһәр җирендә беренче һәм соңгы катларда яшәүчеләргә “һөҗүм” итүчән ул (подвал һәм чормадан эләгә). Шуңа күрә өйдә ешрак “генераль” җыештыру үткәреп тору кирәк. Эт-мәче кебек йорт хайваннарын гына түгел, урын-җиргә эләгеп, кешене дә тешләүдән чирканып тормаган бу хәшәрәтләрне торакка кертмәс өчен идән-плинтусларны бераз гына нашатырь спирты салынган су белән юып чыгару зыян итми. Ә инде кергән очракта нишләргә?

*Урын-җир борчасы әрем, гөлбадран исеннән курка. Бу үсемлекләрне түшәк-матрац, мендәр асларына, урын кирәк-ярагы сакланыла торган шкафка урнаштырырга, алардан бәйләмнәр ясап куярга була.

* Канэчкеч бөҗәкләргә каршы көрәштә чәй содасы һәм тоз да кулланырга мөмкин. Бертигез күләмдә алып, болгатырга да төкле өслекләрнең һәммәсен шуның белән ышкырга. Бер тәүлектән соң тузан суырткыч белән чистартырга. Берничә көн узгач, янә шуны эшләргә.

  • Бу – кызык!

    * Тараканнар яран гөле үстерүчеләрне сөйми. Ник дигәндә, аларны чәчәкнең үзенчәлекле исе куркыта. Шул ук вакытта яранның бөҗәкләр җәлеп иткән урынны – кухня тәрәзәсе төбен бизәп торуы әйбәтрәк.
    * Корткычлар лимон исен дә яратмый. Шуңа күрә аның кухня өстәленнән төшмәве хәерле.


Фикер өстәү