Татар әдәбиятында әйдәп баручы хатын-кыз язучы кем?

«ВТ»ның сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрдә «Татар әдәбиятында әйдәп баручы хатын-кыз язучы кем?» дигән сорауга җавап эзләп сораштыру урнашкан идек. Әлеге  сораштыруда 13 язучы катнаша. Күпләрегездә сораулар барлыкка килгән, бездән ҖАВАП:

Әлеге исемлек очраклы төзелмәде. Ул укучылардан килгән кайтавазларга, Татарстан китап нәшрияты мәгълүматларына, китапханәчеләр арасында үткәрелгән сораштыруга таянып эшләнде.

Ләкин бу һич тә Татарстанда әйдәп баручы язучылар унөчәү генә дигән сүз түгел. Сез сораштыруда Рәмзия Габделхакованы тәкъдим иттегез. Укучылар аңа тавыш бирүне дәвам итсә, аның шулай ук җиңү мөмкинлеге бар. Сүз уңаеннан, Татарстан Язучылар берлегендә 110 хатын-кыз исәптә тора. Әле Берлеккә кабул ителмәгәннәре күпме. Безнең чыннан да халыкның фикерен ишетәсе килә. Китап уку гадәтен кире кайтарасыбыз килә.

 

Сораштыруда катнашмый калмагыз! 


Фикер өстәү