Татар егете дөнья тирәли сәяхәт итә

Дөнья тирәли сәяхәт итүче “УАЗ-Буханка” экипажы 23-24 октябрьдә Казанга килеп җитәргә планлаштыра. Бу хакта матбугат чараларына  экипаж әгъзасы Рөстәм Казанбаев сөйләде.

“Без 23–25 октябрьдә Казанда узачак туристик форумда катнашырга җыенабыз. Хәзер туризм комитеты белән сөйләшүләр алып барабыз. Рөстәм Миңнеханов белән очрашу теләгем зур. Бу теләкне комитетка әйттек. Беренчедән, ул машиналар ярата. Аннары мин бөтен дөньяны урап чыктым”, – диде ул.

Рөстәм Казанбаев  бу сәяхәтен бөтен дөнья татарларының бердәмлек символы итеп кабул итүен әйтте.


Фикер өстәү