Татар егете дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше итеп танылырга мөмкин

Тумышы белән Башкортстаннан булып, хәзер Казанда яшәүче Рөстәм Казанбаев ике яшьлек улы Радамирны дөнья тирәли сәяхәт иткән иң яшь кеше буларак Гиннессның рекордлар китабына кертергә уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Дөнья тирәли сәяхәт иткәндә улыма 2 яшь тә тулмаган иде. Гиннесс китабына кертелер өчен бала сәяхәт вакытында нәрсә дә булса эшләргә, “йөк” булмаска тиеш. Дөнья тирәли сәяхәт иткән кешеләрнең балалары шушы пункт буенча төшеп кала. Ә минем улымның үз чемоданы бар иде һәм ул Инстаграмы аша сәяхәт турында хәбәр итеп барды”, — дип сөйләде Рөстәм Казанбаев.

Самолетта дөнья тирәли сәяхәттә өч кеше катнашкан – Рөстәм, аның хатыны Лиана һәм уллары Радамир. Сәяхәт Июль аенда башланган. Алар Казаннан Төркиягә очкан, аннары Латин Америкасы илләрендә – Бразилия, Колумбия, Эквадор, Перу, Мексикада булганнар. Аннары Япониягә очканнар, Кытай, Казахстан аша урап, августта Казанга кайтканнар. Дөнья тирәли сәяхәт шартлары үтәлгән.

“Гиннес китабына бара. Бу яшьтәге балалар сәяхәт вакытында берни дә эшләми. Ә минем гаиләдә башкачарак булды. Әмма минем улымның бу эшчәнлеген китапны туплаучылар ничек бәяли инде – сәяхәттә катнашкан дип таныйлармы юкмы. Әмма бөтен сәяхәт аның тирәсендә тупланган иде”, — ди Рөстәм. Сәяхәт вакытында Радамирның Инстаграмына 3800 кеше язылган.

Рөстәм хәзерге вакытта дөнья тирәли тагын бер сәяхәт башкара. Ул 2017 елда ике дусты белән УАЗда дөнья тирәли сәяхәт башлаган иде. Хәзерге вакытта бу сәяхәтнең соңгы этабы уза – Владивостоктан Мәскәүгә кайталар. Хәзер Рөстәм дуслары белән Чиләбе өлкәсендә.

“Сәяхәттән кайтуга ук Гиннессның рекордлар китабына язам. Бу ноябрь башы яки азагы булырга мөмкин, ничек кайтып җитүемә карый”, — диде Рөстәм.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/19/195594/


Фикер өстәү