«Татар радиосы»на 18 тула: туган көндә Elvin Grey да була

27 октябрь “Пирамида”да «Татар радиосы”ның грандиоз концерты узачак. Бу музыкаль кичә радиостанциянең 18нче туган көне бәйрәменә багышланачак! 18 ел – сезнең белән – меңләгән эфир минутлары, шәп музыка, креатив тапшырулар һәм һәрвакыт яхшы кәеф!

Концерт вакытында “Татар радиосы”ның иң “татлы” музыкаль “каймаклары”, хит-парадлар лидерлары гына яңгыраячак! Өр-яңа сыйфатлы композицияләрдән алып халыкка иң якын моңнарга, танылган җырларга кадәр – болар барысы да “Пирамида” сәхнәсендә!

Тамашаның концептуаль үзенчәлеге – “Туры эфир” форматы. Һәр кунак чын радиоэфир атмосферасына кушылачак. Диджей кебек үк, тамашачы радио “кухня”сының нечкәлекләрен тоеп, эфирга чыгачак. Алып баручыларның позитив кәефе һәм үткен юмор хисе кич буе бәйрәм тәмен биреп торачак. Әлбәттә инде иң мөһиме – дүрт сәгать дәвамында тере тавыш һәм иң кайнар хитлар.

Максималь позитив эмоцияләр һәм онытылмаслык хисләр – без гарантиялибез!

Сер булып кына калсын: махсус кунак – Elvin Grey!


Фикер өстәү