Татарча “Рәхәт яшибез” сериалын кайчан күрсәтәчәкләре билгеле (ВИДЕО)

Тамашачылар сериалны 29 нчы октябрь көнне карый алачак.
Роза әби белән Хәбибрахман бабай гаиләсе Казандагы йортларының берсендә фатир алып тора. Тагын да рәхәтрәк яшәргә дип авылдан күченгән алар…“Татарстан – Яңа гасыр” каналы тәкъдим итәчәк ситкомның (ситком — ситуацион комедия дигәнне аңлата) төп идеясе әнә шул. “Рәхәт яшибез” сериалы 26 шар минутлык 30 сериядән торачак һәм тормыштагы төрле авырлыкларга юмор аша карарга, җиңел хәл итәргә өйрәтәчәк. “ВТ” хәбәрчесе дә кинофатирда булып, рәхәт яшәргә өйрәнеп кайтты. 

Ситком директоры Леонард Давлетшин әйтүенчә, төп фикер – халыкта өмет уяту:

– “Яңа Гасыр” каналының телевизион фильмнар, шул исәптән күп сериялеләрне төшерү тәҗрибәсе бар иде инде. Ләкин ситкомга алынуыбыз беренче генә. Бу сезонда утыз серия төшерергә ниятләдек. Сценарий авторлары саллы. Болар – Мансур Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Аманулла,  Рөстәм Кәлимуллин, Айсылу Хафизова, Ләбиб Лерон, безнең белән җәмгысе  унга якын автор эшли. “Рәхәт яшибез”нең идеясе Мансур Гыйләҗевныкы. Нәкъ менә ул бер зур гаиләнең авылдагы йортларын сатып шәһәргә килүләре һәм фатирга кереп яшәүләре турында әйтте. Һәр көнне алар белән нинди дә булса хәл килеп чыга. Көндәлек тормыштагыча инде. Шулай итеп төп биш актерыбыз бар, моннан тыш эпизодларга төрле театр актерлары килеп китә. Вакыйгалар төрле, катлаулы. Ләкин геройлар аны караучыга “бар да яхшы булыр” дигән өмет биреп, уңай хәл итә. Актерлар белән режиссерлар Радик Бариев, Рамил Гараев эшли. Режиссер постановщик – Алмаз Әкбәров. Кино көн дәвамында төшерелә.

Илфат Камалиев ситкомның тагын бер үзенчәлеген әйтте. Аныңча һәр сериядә көлке аша сиздермичә нәсихәт бирү бар.

Без кинофатирда кунакта чакта Хәбибрахман бабай кияве һәм оныгы белән шәһәр уртасындагы күлгә ауга барырга җыена иде. Нәрсә булып беткәндер хәлләре, октябрьнең икенче яртысында күрәчәкбез, ди.


Фикер өстәү