Татарстан җитештерүчеләре Санкт-Петербургтагы бәйрәмдә катнаша ала   

Татарстанның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр  итүенчә, Санкт-Петербургның  «Хасанский» базарында “Уңыш  — 2019” бәйрәме  узачак. Биредә Татарстан җитештерүчеләренең  экологик  чиста  азык-төлек  продукциясе  белән  “Татар  йорты” экомаркетын ачу  тантанасы  була.   

Ул Санкт‑Петербургның Красногвардейский  районы    администрациясе,   Татарстанның Азнакай районы  хакимияте һәм  Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.  

– Санкт-Петербургта  Татарстаннан  теләсә кайсы   фермер  үз  продукциясен  сата  алачак, – диләр Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә.  

Моның өчен эшмәкәрләргә “Татар йорты” экомаркеты  белән  хезмәттәшлек  итәргә теләге булган фермерлар Татарстанның даими вәкиллегенә  (812) 323-12-27 телефоны  аша шалтырата ал. 

Бәйрәмне  ачу  тантанасы  19 октябрендә 12.00 сәгатьтә  булачак. Ул Санкт-Петербург шәһәре, Хасанский урамы,15 йорт адресы буенча узачак.


Фикер өстәү