Татарстан үзмәшгульләре дәүләт бюджетына 31 миллион сум акча китергән

Ел башыннан Татарстанда 32925 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Шуларның 3600е – республикага читтән килеп эш­ләү­челәр. Таксистлар, кондитерлар – үзмәшгуль исемен күбрәк шулар йөртә. Тугыз ай эчендә Татарстан үзмәшгульләре дәүләт бюджетына 31 миллион сум акча китергән.

Бу елның 1 гыйнварыннан сынау режимында Россиянең дүрт төбә­генә – Мәскәү, Татарстан, Калуга һәм Мәс­кәү өлкәләренә үзмәшгульләр өчен яңа “һөнәри керемгә салым” кертелде. Хәзер Россия буенча 220 меңнән артык кеше үзмәшгуль санала. Алар­ның 87 проценты моңа кадәр беркайчан да шәхси эшмәкәр булып тормаган, күпчелеге салым түләүдә дә катнашмаган. Яңа режим кертелгәч, күләгәдән чыгарга уйлаганнар.

Тәм-том пешерүче, фатирын арендага бирүче, фото-видеога тө­ше­рүче, юридик хезмәт күрсәтүче, ремонт эше, интернетта реклама белән шө­гыль­ләнүче, чәчтараш, тыр­нак, каш ясаучы, репетитор – болар барысы да, үзләренә эшләп, табыш алучы санала. Гыйнвар аеннан алар да, үз эшчән­лек­ләрен рәсми­ләштереп, салым түләргә тиеш. Моңа кадәр кү­ләгәдә калула­ры­ның төп сәбәбе – хисапларның күпле­ген­нән курку, бюрократиядән качу бул­ган икән. Әмма болай йөрүнең күб­рәк зыян гына китерәчәген аңлар­га вакыт. Теркәлмичә эшләүчеләр 13 процент салым да, моңа өстәп штраф­лар да түләргә мәҗбүр. Андыйлар клиентлар белән килешү­сез-нисез эш­ли, шуңа күрә төп башына утыртып калдырган очраклар да булырга мөм­кин. Кредит алу да авыррак булачак. Бизнесыгызга ан­дый-мондый куркыныч янаса, по­лициягә яклау сорап мөрәҗәгать итеп тә булмаячак, чөнки шөгыль законсыз башкарыла.

 
Әлеге салым режимына физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә күчә ала. Тик аларның еллык кереме 2 миллион 400 мең сумнан арт­маска тиеш. Сәүдә өлкәсендә эш­ләүчеләр, акциз товарлар белән шөгыль­лә­нүчеләр, фай­далы казылмалар табу һәм чыгаруда хезмәт куючылар, адвокат, нотариуслар үз­мәшгуль була алмый. Үз­мәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәтсә, ай саен керемнән – 4, әгәр юридик затларга һәм шәхси эшмә­кәрләргә хезмәт күрсәтсә, 6 процент салым түли. Мисал өчен, айга 10 мең сумлык керемегез бар икән, аның 400е салым итеп тотылачак. Гади эшкуарлардан аермалы буларак, үзмәш­гульләрнең өстәмә хезмәткәрләр алырга хокукы юк. Аннан, әгәр мондый статуста эшләү туйдыра икән, бу салымнан теләсә кайсы вакытта баш тарту мөмкин.

Үзмәшгульләр белән эшләү эш бирүче оешма-предприятиеләргә дә кулай. Бу шул ук салым проценты­ның кимрәк булуы белән аңлатыла. Үз­мәш­гульләр өчен хисап та бирергә кирәк түгел.
Татарстанда үзмәшгуль булып тер­­кәлүчеләрнең күпчелеге яңа статус­ка тынычлап эшләр өчен кү­чүен бел­дерә.

 
– Декрет ялында өйдә зефир әзер­ләү белән шөгыльләнә башладым. Эш яхшы барды, әмма авырлыклар белән дә очрашырга туры килде, – ди кондитер Лиана Пахарева. – Зефирларга заказ оешма-компания­ләр­дән килә баш­­­лады. Ә аларга чек кирәк. Мин, бил­геле, чек бирә алмый идем. Бу эш­чәнлеккә шактый комачаулады.
Лиана үз­мәшгуль булып беренче­ләрдән теркәлгән. Өч ай дигәндә клиентлары да арткан.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү