Татарстан – “Газпром” өчен әһәмиятле партнер

Кичә Иннополиста “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов “акыллы” шәһәр­нең мөмкинлекләре белән танышты.

Иң элек ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Газпром” ихтыяҗлары өчен кулланыла торган ин­новацион, шулай ук импортны алыш­­тыручы продуктлар күргәзмә­сен карады. Әйтик, Иннополисның ясал­ма акыл лабораториясе торба эчен тик­шерү системасын тәкъдим итте. Лаборатория җитәкчесе Рамил Кулиев әй­түенчә, моңарчы оператор тор­ба эчен­дәге төзексезлекләрне кул­дан ачык­ласа, хәзер бу эш автомат рә­вештә башкарылачак. Икенче проект һавадан, галәмнән ясалган фото­рә­семнәрдәге объектларны тануга бәй­ле. Мәсәлән, елгаларның яр буе сак­лау зоналарындагы, электр чыбык­лары, газүткәргеч, нефтьүткәргеч­ләр­дәге, урманнардагы үзгәрешләрне күреп-белеп тору өчен кирәк ул. Иннополис лабораториясенең өченче проекты – сырхауның чирен автомат рәвештә ачыклау максатыннан, медицина аппаратларында ясалган сурәт­ләрне анализлау аппараты. Ул, ясалма акыл технологияләренә нигезләнеп, үпкәнең рентген пленкасы, компьютер томографиясе сурәте ярдәмендә чирне автомат рәвештә ачыклау-белү мөмкинлеге бирә икән.

– Газчылар югары технологияле һәм акчалы эш урыннары челтәрен булдыру белән беррәттән, продукциябезне бик күп күләмдә кулланучылар да булып тора. Сәүдә әйләнеше елдан-ел арта, соңгы биш ел эчендә ул 73 миллиардтан 104,5 миллиард сумга җитте, – диде Президент.

Ул республиканы газ бе­лән өз­лексез тәэмин итеп килү сәнәгатьнең уңышлы эшләвенә һәм перспективалы инвестицион проектларны тормышка ашырырга нигез булып торуын билгеләп үтте. Шуларның берсе – “Иннополис” махсус икътисади зонасы.

Уртак эшнең икенче бер юнәлеше – Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү. 2013 елдан башлап, рес­публикада газ “салу” станцияләре саны ике тапкыр арткан. Кысылган газда эшләүче автотехника саны инде 6,3 мең берәмлектән артып киткән.

– Киләсе адымыбыз – кысылган газ буенча тиешле программалар кабул итү. Бу – елга транспорты, агросә­нә­гать, шулай ук экология юнәлешлә­рен­дә. Газ мотор ягулыгыннан эко­ло­гиягә китерелә торган зыянның бермә-бер кимрәк булуы беркемгә дә сер түгел, – дип басым ясап әйтте Президент.
Соңыннан “Газпром”ның Татарстан предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеген үстерү юнәлеш­лә­ре­нә багышланган киңәшмә уздырылды. Чара кысаларында Татарстан компа­нияләре компания белән хезмәт­тәшлек итү буенча үзләренең проектлары белән таныштырды. Әйтик, Иннополис “Газпром” мәнфәгатьләрендә су асты роботларын куллану буенча фәнни-тикшеренү проектын эшләүне тәкъдим итте.

– Газ тармагы – искелеккә ябышып яткан кебек тоелса да, яңалыкка омтылучан, бик инновацион өлкә. Татарстан – безнең өчен аерым әһмияткә ия булган партнер. Газ куллану соңгы елларда күпкә артты. Йөз процентка газлаштыру исә – Татарстан һәм “Газпром” җитәкчелегенең уңышлы уртак эше нәтиҗәсе, – дип утырышка йомгак ясады Маркелов.


Фикер өстәү