Татарстан Президенты Марат Әхмәтовны нинди Орден белән бүләкләгән?

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Александр Невский Ордены белән бүләкләнде. Аны «Корстон» комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Марат Әхмәтов моңа кадәр 20 елдан артык Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында эшләде. Быел алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайланды.

«Хәзер ул башка эшкә күчте, законнар язачак. Аның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше алга таба закон чыгару өлкәсендәге хезмәте республика өчен зур файда китерер», — ди Рөстәм Миңнеханов.

  • Александр Невский Ордены — РФ Дәүләт бүләге. СССР да 1942 елда гамәлгә куелган.

 


Фикер өстәү