Татарстанда 22 мең йортта федераль каналлар күрсәтми башларга мөмкин

Киләсе атнадан Татарстанда 22 мең йортта федераль каналлар күрсәтми башларга мөмкин. Бу – республиканың 14 октябрьдән санлы телевидениегә күчүе белән бәйле. Әле дә чарасын күрмәгәннәргә ашыгырга киңәш итәләр. Кирәк икән, ярдәме дә булачак. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин журналистлар белән очрашып, тагын бер кат әнә шул фикерләрне җиткерде.

Ил күләмендә аналог телевидениесе чоры тәмамланып, 20 федераль каналның бары санлы форматта гына күрсәтелә башлавы беркем өчен дә яңалык түгел. Һәрхәлдә, “ВТ” укучылары бу хакта күптән хәбәрдар. Нәрсә икәнен чамалау өчен телевизор экранына күз салу да җитә. Федераль канал билгесе янында “А” хәрефе булмаса, борчыласы юк. Димәк, 14 октябрьдә “телевизор дөньясы” бетми. Бар икән, димәк, телевизорыгыз искергән. Әмма яңасына алмаштыру мәҗбүри түгел. Приставка алырга яки антеннаны яңарту да җитә. Яңа җиһаз алмаштырырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә, 1 мең сумнан артмаса, чыгымнарын да кайтарып бирәләр.

Татарстанда гадәти антенна белән телевизор карый алмаган авыллар да бар. Анда яшәүчеләргә спутникка тоташырга киңәш итәләр. Аларга махсус тариф әзерләнгән, 20 федераль каналны караган өчен акча түлисе булмаячак. Айлык кереме зур булмаган кешеләргә тәлинкә сатып алган һәм урнаштырган өчен тотылган акчаны да кайтарып бирәчәкләр. Моның өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстанда әле дә аналог телевидениесе караган 22 мең хуҗалык бар икән. Ни гаҗәп, күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек зур калаларда яши. Министр әйтүенчә, араларында өлкән яшьтәгеләр дә күп. Беренче чиратта, әнә шуларга ярдәм итү йөзеннән Татарстанда санлы телевидениегә күчү өчен махсус штаб төзелде. Ике меңнән артык волонтер әзерләнде. Тәүлек әйләнәсе “кайнар линия” эшли. Сорауларны 8-800-222-87-16 номерына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Мәсьәләне өч көн эчендә хәл итәләр.

– Боларның барысын да халыкка аңлатып торабыз, – диде Айрат Хәйруллин журналистлар белән очрашуда. – Әмма эшне соңгы көнгә кадәр калдыручылар да бар. Телевизор эшли бит әле, 14еннән соң карарбыз, янәсе. Иң авыры беренче һәм икенче көннәрдә булачак. Без монысына да әзер. Мәсьәлә бер-ике атнада хәл ителер дип уйлыйм. Соңгы шалтыраткан кешегә ярдәм иткәнче эшләячәкбез.

Әлеге яңалыклар Мәскәү, ягъни федераль каналларга гына кагыла. Казан, ягъни төбәк каналларын алга таба да аналог рәвешендә карый алачакбыз. Әмма кайчанга кадәр? Төбәк телевиденисенең язмышы ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә күтәрелсә дә, мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән. Бу атна ахырында Казанда Россиянең цифрлы үсеш, элемтә, массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волинны көтәләр. Төбәк каналларының киләчәге турында аның белән дә сөйләшәчәкләр.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 


Фикер өстәү