Татарстанда аномаль салкын һава торышы кайчанга кадәр сакланыр?

Татарстанда атна ахырында аномаль салкын һава торышы көтелә. Тәүлек буена уртача температура нормадан 2-4 градуска түбәнрәк була. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә.

Метеорологлар мәгълүматы буенча, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә һава шартларын тропосфера иңкүлеге билгеләячәк. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан салкын арктик һава керә, бу температураның төшүенә китерә.

Бүген Татарстан Түбән Новгородтан көнбатыштарак урнашкан циклонның алгы өлешенә эләкте. Иртәгә, октябрьнең соңгы көнендә, аның йогынтысы булачак. Төбәктә кар һәм юеш кар явачак, кыска вакытлы буран көтелә һәм бозлавык булачак.

1 ноябрьдә көндез явым-төшем республика чикләреннән ераклашкан циклон китү сәбәпле туктаячак. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һава температурасы — 7 градус салкын булачак, көндез – 0… -4 градус. «Юлларда урыны белән бозлавык булачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, көнбатыштан килүче циклон үзе белән кар алып киләчәк. Кайбер районнарда буран һәм җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы -9 градус, көндез температура 0… -3 градус булачак. Кайбер урыннарда бозлавык саклана.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, урыны белән янә кар явачак. Төнлә һава температурасы -7 градус, ә көндез +2…-2 градус булачак.

 


Фикер өстәү