Татарстанда балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар

Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек  ир-атның алимент буенча 70 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары аның смартфонына арест салган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге сумманы ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызын тәрбияләүгә бирергә тиеш булган. Суд приставы гражданинның кәрәзле телефонына арест салган. Шуннан соң гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.

Хәзерге вакытта суд тарафыннан билгеләнгән алимент күләме хезмәт хакыннан түләнә. Милек үз хуҗасына кире кайтарылган.

 


Фикер өстәү