Татарстанда “Державин укулары” башланды

17-19 октябрьдә республикада “Державин укулары” XV халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, шагыйрь, Россиянең беренче Юстиция министры Гавриил Державинны искә алуга багышланган чара бездә быел бишенче тапкыр оештырыла. Анда 14 илдән белгечләр катнашырга теләк белдергән.

Быел конфреренциядә катнашучы студентлар саны 1 меңнән артачак. Бу – үзе бер рекорд күрсәткече. Россия хокук академиясе проректоры Ольга Александрова матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Анда Германия, Молдавия, Польшадан һәм башка илләрдән галимнәр килүе көтелә. Фәнни чара Державинның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнү, хокук өлкәсендәге социаль-икътисадый сораулар, юридик проблемалар турында фикер алышуны күздә тота. Узган ел ул “Хокук өлкәсендә мәгълүмат технологияләре һәм Россиянең цифрлы икътисады үсешенең хокукый шартлары” дигән темага багышлана. Быел төп тема – “XXI гасырда юридик һәм хокукый белемне үстерү нигезе буларак, Россиядә социокультура һәм әхлакый традицияләр”.

Татарстан тәкъдиме белән ике өстәмә бәхәс мәйданчыгы булдырылган. Берсе үзмәшгульлекне үстерү булса, икенчесе киләчәк һөнәрләренә багышлана. КФУ проекторы Рияз Минзарипов белдергәнчә, быел Казанда узган WorldSkills һөнәри осталык бәйгесе киләчәктә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачак,кайсылары юкка чыгачак дигән сораулар тудырган. Бу да хокукый анализга мохтаҗ.
“Державин укулары” кысасында дәүләт һәм хокук теориясе буенча олимпиада да үткәреләчәк. Пленар утырышта якташыбыз Гавриил Державинның Франциядә яшәүче туганы Надежда Бестужева-Грегорины да көтәләр.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү