Татарстанда электричкага билетлар бәясе арта

14 октябрьдә Татарстанда электричкага билетлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә кыйммәтләнәчәк, шулай да ул Идел буе федераль округында иң түбәне булып калачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Тулаем алганда, киләсе атнадан пассажирлар юл тоткан маршрут буенча беренче ун чакрымлы зонадан икенчесенә кадәрге тариф – 24 сум, өченче һәм дүртенче ун чакрымлы зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 18 сум, алга таба бишенче — сигезенче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 16 сум, тугызынчы – унөченче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә – 14 сум, ундүртенче – егерменче зоналарга һәр зона өчен өстәмә рәвештә 12 сум тәшкил итәчәк.

Октябрьдә шулай ук шәһәр яны поездларында балаларны йөртүгә тарифлар да үзгәреш кичерә – 5-7 яшьлек бала поездда барган өчен татарстанлылар тулы билет бәясенең 25 процентын түләячәк.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү