Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы булачак

2020 елда Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы була. Аны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. 

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе  әлеге чараны уздыруга 3,6 млн сум күләмендә Россия Федерациясе Президенты грантын откан.

«Конгресс авылда яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче инициативалы яшьләр, яшь эшкуарлар, җирле үзидарә органнары вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь белгечләре арасында авыл территорияләрен үстерү өлкәсендә әңгәмәләр алып бару, элемтәләр урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу өчен уңайлы мәйданчык булачак», — дип билгеләп үттеләр Аграр яшьләр берләшмәсендә.

Конгрессны уздыру 2020 елның февраленә планлаштырыла һәм бирегә Россия Федерациясенең кимендә 50 субъектыннан һәм 20 илдән (БДБ һәм Европа Советы илләре) катнашучылар булыр дип көтелә, аларның бер өлеше үзләренең катнашуын расладылар инде.

Татарстанның яшьләр инициативалары барлыгы 17,3 млн сум күләмендә президент грантларын оттылар. Шуны әйтергә кирәк, быелгы икенче конкурс йомгаклары буенча коммерциягә карамаган 2,1 меңнән артык оешма җиңүчеләр булып танылды.

Йомгаклар Россия Федерациясе Президенты грантларын бирүгә конкурслар уздыру буенча Координация комитеты утырышында ясалды. Илнең барлык төбәкләреннән коммерциягә карамаган оешмалар тарафыннан дәүләт ярдәме алу өчен конкурска 9073 проект керде.

 


Фикер өстәү