Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

11 октябрьдә, Татарстан территориясендә вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак, дип белдерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Моннан тыш, төнлә һәм көндез «урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда – секундына 15-18 метрга кадәр)», — дип кисәтә республика синоптиклары.

Шул ук вакытта төньяктан циклон үзе белән җылы алып килә. Төнлә термометр баганалары 3 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачагы фаразлана.

 


Фикер өстәү