Теләче Әлмәтне куып тотты. Казанда көрәш буенча республика ярышы тәмамланды

Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына оештырылган турнир тәмамланды. Ике көн дәвам иткән ярышта командалар арасында беренче урынны Теләче егетләре яулады.

Үз авырлык үлчәүләрендә беренче урыннарны Раббани Нургалиев (Актаныш), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Марат Кәримов (Әлмәт), Илнар Галимов (Алабуга), Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Радик Сәлахов (Әлмәт) һәм Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) алды. Шулай итеп, былтырга җиңүчеләрдән бары 19 яшьлек Раббани гына үз титулын саклап кала алды.

Командалар беренчелеген исә быелгы ярышта бер чемпионы да булмаган Теләче районы отты. Бу – әлеге район егетләренең Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәйгеләрендәге алтынчы уңышы (1997, 2004, 2010, 2016, 2018, 2019 еллар). Әлмәт командасының да алты җиңүе бар. Теләче егетләрен быелгы уңышы белән котларга районның яңа башлыгы Нәҗип Хаҗипов та килеп җитте.

Әлеге турнир турындагы тулырак язманы соңрак укый аласыз.

 


Фикер өстәү