Тинчурин театры оркестрын кем җитәкләячәге билгеле булды

Филармония солисты, композитор һәм музыкант Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрына баш дирижер итеп билгеләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.

“Ильяс Камал әлегәчә безнең оркестрның виолончелист штатында иде, аны баш дирижер итеп куябыз. Бездә андый штат бар”, — диде Фәнис Мөсәгыйтов. Тинчурин театры директоры оркестр белән концерт программасы әзерләү нияте барлыгын да әйтте.

«ВТ» хәбәрчесе Ильяс Камалның әлеге яңалык уңаеннан ачыклык кертүен сорады:

– Бу чакыру очраклы түгел, чөнки  узган сезонда «Башмагым» музыкаль комедиясен куйдык. Шуннан соң миңа Фәнис Мөсәгыйтовтан даими эшчәнлек турында тәкъдим килде. Әмма бу алты ел эшләгән филармония эшчәнлегенә берничек тә тәэсир итмәячәк.

  • Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.
  • Соңгы елларда Тинчурин театрында оркестр оешты. 25 ел ябык торган оркестр чокыры үткән театр сезонында яшь иҗатчыларның KazanOperaLab проекты кысаларында ачылды. Проектның татарча спектакленең — «Минем Такташ» операсының музыкасын яшь композитор Ильяс Камал язган иде. Оркестр белән ул үзе үк дирижерлык итте.

 

"Татар-Информ"

Фикер өстәү