Торак-коммуналь хезмәтләргә кибет кассасында түләү мөмкинлеге ачыла

Киләсе елдан торак-коммуналь хезмәтләргә кибет кассасында түләү мөмкинлеге ачыла. Мондый хезмәт күрсәтү башта Саба районында пәйда булып, соңыннан бөтен республикага таралачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Ак Барс банкының Социаль проектларын үстерү бүлеге җитәкчесе Алексей Бахаев хәбәр иткән.

– Банк быел язын Саба районында банк картасы буенча “тере” акча бирү проектын сынап караган иде. Коммуналь хезмәтләргә түләүне дә шушы район кибетләреннән башларга булдык. Бу сервисны 2020 елның җәендә республиканың башка районнарында да булдырырга ниятлибез, – дигән ул.
Банк хезмәткәре әйтүенчә, “коммуналка” өчен түләү 5 кенә минут чамасы вакытны алачак, шуңа күрә чиратлар булмаячак.


Фикер өстәү