ТР Дәүләт Советы депутаты пенсиядәге журналистларга аерым гонорар фонды булдыруны сорый

Пенсиядәге язучы, журналистларга гонорар фонды аерым пункт булып барырга тиеш. Бу тәкъдим белән бүген ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла чыкты, дип яза «Татар-Информ». 

“Әйтик, алар хикәя, повесть бастырып чыгара, ә гонорарлары бик аз, 300-500 сум. Пенсионерларга өстәмә субсидияләр тиешле, язарга өйрәнгән кеше ул инде язмыйча яши алмый. Ә субсидиядән ник мәхрүм итәргә? Шуңа күрә гонорар фонды кагылгысыз булырлык итеп, аерым пункт итеп язылсын иде”, — ди Ркаил Зәйдулла.

“Безнең пенсионер язучы, журналистларның зары инде бу. Әсәр языла икән, шул билгеләнгәннән чыгып түләргә кирәк. Ә хәзер ул 300 сум гонорар ала да, эшли торган пенсионер буларак субсидияләрне түләмиләр. Язучы, журналистның да дөнья көтәсе бар бит”, — дип өстәде депутат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Комитет утырышында катнашучылар бу мәсьәләне Финанс министрлыгына юллау кирәклеген әйттеләр.

 


Фикер өстәү