Троллейбус йөртүчесе аркасында авария булган: 26 кеше зыян күргән

Кичә Чабаксар шәһәрендә троллейбус баганага бәрелгән, 26 кеше зыян күргән. Бу турыда Чувашстан Республикасы башлыгы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Юл-транспорт һәлакәте Трактор төзүчеләр проспектында булган. ЮХИДИнең төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, троллейбус йөртүчесенең аягын көзән җыерган һәм ул идарә итә алмаган.

Зыян күрүчеләрне, шул исәптән җиде балигъ булмаган баланы хастаханәгә озатканнар. Алар җиңелчә имгәнгән.

Авария урынында тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы һәм психологлар эшли.

 


Фикер өстәү