Уфа — Казан автобусы юл кырыена төшкән, зыян күрүчеләр бар

Башкортстанда юлга чыккан кабаннар аркасында Уфа — Казан автобусы юл кырына төшеп киткән, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә Ufa.ru порталы.

Авария кичә иртән М7 трассасында Дүртөйле торак пунктыннан ерак түгел булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юлга кыргый кабан дуңгызлары чыга һәм машина йөртүче бәрелешүдән качып, кюветка төшеп китә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде. Авариянең сәбәпләрен ЮХИДИ инспекторларына билгеләргә туры киләчәк.

 


Фикер өстәү