Уфада пассажирлар утырган автобуста янгын чыккан

Кичә Уфаның “Курчак театры” тукталышында 51нче маршрут автобусында көтмәгәндә янгын чыккан, имгәнүчеләр бар. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы яза.

Салон эчендә булучылар сөйләвенчә, тукталышка җитәрәк автобуста ниндидер тавыш чыга башлый һәм автобус артында кинәт ут кабына. Ике егетнең шунда ук кашлары, керфекләре, чәчләре яна.

Йөртүче тиз арада автобус ишекләрен ача, кешеләр тышка томырыла. Автобуста 20гә якын кеше була, шул исәптән, арбада ятучы бала да. Арба каплана, ләкин бала зыян күрми. Автобус эченнән чыкканда бер ир аягын сындырган.

Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килә.

 


Фикер өстәү