Укучы кызларның дәрестә сугышу видеосы интернетта пәйда булды

Социаль челтәрдәге дәрестә укучы кызларның сугышу видеосын 20 мең кеше караган. Бу кадрларны тәкъдим иткән социаль челтәрләрдән кулланучы видеоның Стәрлетамак шәһәренең бер мәктәбендә төшерелгәнен белдерә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Кадрларда ике кызның такта алдында бер-берсенең чәчләренә ябышуы күренә. Берничә укучы аларны аерырга тырыша. Башта шок хәлендә калган педагог, балалар яраланмасын өчен, тактадан вазаны алып куя, аннары балалар арасына басарга тырыша. Бу вакытта кызларның берсен сыйныфтан алып чыгып китә алганнар. Боларның барысын да көлеп һәм кул чабып торучы малайлар видеога төшергән.

«Стәрлетамакта нәрсә булган? Яшүсмерләр арасында рәхимсезлек каян килгән? Ни өчен әти-әниләр балаларының үз-үзләрен тотышына игътибар итми? – дип яза Г.Гөлнара үз постында. — Укытучылар бик кызганыч. Аларны укучылар хөрмәт итми, ихтирам һәм курку юк. Без үз укытучыбызның күз карашыннан куркып тора идек! Ә хәзер ата-аналар балаларын «бәяләп бетермәүләре» өчен укытучыларны «ашарга» әзер».

  • Искәртеп узабыз, күптән түгел Стәрлетамак социаль челтәрдә хайваннарны яклаучыларның балаларның петарда белән көчекләрне үтерүләре турындагы хәбәреннән соң бөтен илгә «дан» алган иде.


Фикер өстәү