Укучы пычрак тәлинкәләрне, перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән һәм …

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) социаль челтәрләрдә укучы зарланган Казанның 170нче мәктәбен тикшерә башлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Укучы пычрак тәлинкәләрне, эчемлектәге чебенне һәм перчаткасыз эшләүче ашханә хезмәткәрләрен видеога төшергән.

«Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә антисанитария турында видео бастырып чыгару факты буенча Казандагы 170нче мәктәп ашханәсендә административ тикшерү башлады. Идарә белгече әлеге мәктәпкә барды. Тикшерү нәтиҗәләре турында идарә өстәмә хәбәр итәчәк», — диделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү