Улына пычак белән кадар алдыннан гаиләдә нинди низагъ чыга?

Күптән түгел Чаллыда 32 яшьлек ана 2 һәм 6 яшьлек улларына пычак кадаган дип хәбәр таралды. Малайларның кечкенәсе шунда ук үлгән, ә зурысын авыр хәлдә Казанга озатканнар.

Тикшерү барышында әлеге фаҗиганең көнләшү аркасында килеп чыгуы ачыкланган. Хатын ирен хыянәт итүдә гаепләгән. Чираттагы низагтан соң ире әниләренә киткән, ә хатын ике баласын чәнчегән һәм үзен үтерергә маташкан.

Фаҗига булган көнне ире эштән кайткач, хатыны аны коллегасы белән хыянәттә гаепләп, эшеннән китәргә кушкан. Ир низагтан качу өчен әти-әниләренә киткән, ул һәрбер тавыш чыккан саен шулай эшли торган булган.

Озакламый телефонга канга баткан балалары фотосы килгәч, ир башта тагын берәр чираттагы «шаяртуы» дип уйлап, ышанмаган, чөнки чыгып киткәнче плитәдә кызыл төстәге компот торганга игътибар иткән булган. Ләкин шалтыраканнан соң, гыжылдаган тавышлар ишетеп, нидер булганын аңлап алган. Туганы белән ир өенә кайтып кергәндә фатир канга баткан була.
Гаиләдә низаглар еш булган. Ир белән хатын психологка да йөргәннәр. Тик хатын психолог белән сүзгә килеп, аңа йөрүдән туктаган булган. Ир Алабугадагы бер оешмада электрик булып эшләгән, дип хәбәр итә «Елабуга-24».
Җинаять кылган хатын хастаханәдә, аннан соң аны изоляторга озатачаклар.

Фикер өстәү