Унсигезенче урын — яхшымы, начармы?

Татарстан сәламәт тормыш рәвеше алып баручы төбәкләр арасында – унсигезенче урында. Россиянең “Яңалыклар” агентлыгы төзегән рейтингта икенче дистә азагына эләгү әйбәтме, әллә начармы?

Бер яктан караганда, әйбәт: чөнки моннан ике ел элегрәк төзелгән шундый рейтингта егерме өченче генә булганбыз. Икенче яктан, мөселман республикасында яшибез, дип горурланабыз икән, безгә бу җәһәттән дә югарырак баскычта тору тиештер кебек. Чөнки сәламәт тормыш рәвеше – иң элек хәмер, тәмәке белән мавыгу кебек зарарлы гадәтләрне күңелеңә кертмәү, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү дигән сүз бит. Әнә Төньяк Кавказ, Дагыстан, Чечня, Кабарты-Балкар республикалары рейтингның иң алдынгы урыннарын биләп тора лабаса. Сүз уңаеннан, Магадан өлкәсе, Яһүд автономияле округы һәм Камчатка краеның таблицада иң ахыргы юлларга эләгүләрен дә искәртеп үтик.

Шөкер, “ЗОЖ” мода булудан туктап, тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә башлады. Әле моннан дистә еллап чамасы элегрәк кенә эчүче-тартучы кешеләр бүгенгегә караганда бермә-бер күп иде. Шушы кечкенә генә вакыт аралыгы эчендә үземнең туганнарым, таныш-белешләрем арасында да байтагы авызына бер тамчы да “зәмзәм суы” капмый торган кешегә әйләнде. Сөйләшкәндә дә тәмәкесеннән аерыла алмаганлыктан, гүя сигарет кабып туган кебек хис калдыручы кайбер танышларыма хәтле зарарлы гадәтләрен ташлады.

Әлбәттә, дәүләт дәрәҗәсендәге пропаганда һәм тыюларның өлеше монда зур. Әйтик, элек кибет киштәләрендә тәмәке капларын хикмәтле пирамидалар кебек тезеп куйсалар, хәзер аларны, кеше күзенә әллә ни күрсәтмичә, кибет кассасы янындагы ябык шкафтан гына саталар. Соңгы вакытларда хәмерне дә шундыйрак ысул белән сату тәкъдиме ешрак ишетелә башлады.

Әмма рейтингта һич югында беренче дистәгә керә алмаганбыз икән, димәк, эчү-тарту белән организмнарын агулаучылар да байтактыр шул. Хәер, фараз корып утырасы юк, барысы да күз алдында: юлың парк-сквер аша узса, тәмәке көйрәтүче туташ-ханымнарны адым саен очратуны көт тә тор. Әйе-әйе, нәкъ менә шуларны! Офис ишеге төбендә дә “төтен җибәрүчеләр” арасында гүзәл затлар аз түгел. Гүя боларга сәламәтлеге дә, башкасы да кирәкми диярсең. Шуңа күрә кайвакыт ир-атлар исәнлекләрен күбрәк кайгырта кебек тоела хәтта. Дөрес, сәламәт тормыш рәвешенә зарарлы гадәтләр генә керми анысы. Әмма кешенең үзеннән бернинди дә чыгым таләп итмәгән, өстәвенә әле тагын акчасын да янга калдыру мөмкинлеге биргән иң мөһиме шул бит инде.

Валентина Семенова


Фикер өстәү