Урамда азык-төлек сатучы әби-апаларга «кара көн» килеп җитте

Урамда сату иткән апалардан кемнең генә ризык алганы юк икән ул? Кибет бәяләре белән чагыштырганда, аерма әллә ни зур булмаса да (кайвакыт хәтта кыйммәтрәк тә әле), бакчада үскән, өйдә әзерләнгән, табигый дип, аларныкын үз итәбез бит. Ә менә Роспотребнадзор санкцияләнмәгән сәүдә нокталарында азык-төлек сатып алмаска киңәш итә. Сатып алган очракта да, продукциягә документлар һәм медицина кенәгәсе күрсәтүне таләп итәргә куша.

Белгечләр әйтүенчә, өй шартларында әзерләнгән һәм төргәкләнгән продукт сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Тиешле контроль булмау сәбәпле, азык-төлек җитештерү рецептурасын һәм дезинфекциясен үткәрү кагыйдәләре бозыла. Шулай ук өйдә азык-төлек әзерләгәндә аңа чит әйберләр һәм төрле кушылмалар өстәлергә мөмкин.

– Эчәк инфекциясе китереп чыгара торган бактерияләр сөт, ит һәм балык продуктларында бик тиз тарала. Кагыйдә буларак, өйдә пешерүчеләрнең махсус белемнәре юк һәм алар сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт әзерли алмый, – диелә Роспотребнадзор сайтында.

Болардан тыш, өйдә җитештерелгән азык-төлек аны әзерләү этабында ук дизентерия, сальмонеллез яки ботулизм кебек авыруларны тудыручылар белән зарарланырга мөмкин, дип кисәтә ведомство. Бу саклану вакыты кыска булган ризыкларга гына түгел, ә тозланган, маринадланган продуктларга да кагыла. Шулай ук гөмбә сатып алганда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Заводта исә әлеге мәсьәләләр катгый контроль астында тора.

Мондый төр ризыкларны санкцияләнмәгән урыннарда сатып алганда аеруча сак булырга кирәклеген дә әйтә белгечләр.

– Сатучылар товарны саклауда, төргәкләүдә һәм ташуда күп вакыт хата җибәрә. Документлары һәм медицина кенәгәләре дә булмый, – ди алар.

Роспотребнадзор хезмәте искәртүләренчә, кулдан азык-төлек сатып алганда ветеринария документын һәм продуктның Таможня берлеге техник регламенты таләпләренә туры килүе турында декларация сорарга хакыгыз бар.

Шулай булгач, аз булса да акча эшләргә теләгән апа, әбиләрнең мәшәкатьләре тагын да артырга мөмкин. Үзләреннән артканны гына сатарга чыккан кешеләрдә документы да, кенәгәсе дә, ай-һай, булыр микән?


Фикер өстәү